Якты юл
  • Рус Тат
  • “Чаллы яшелчәсе”, “Ярыш” хуҗалыклары басуга беренчеләрдән булып чыктылар

    "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында язгы кыр эшләре бүген тулы куәтенә дәвам итә. Эшнең торышы белән танышу өчен без хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов белән басуларга чыктык.

    Бәтке авылына илтә торган олы юл кырыендагы узган елгы кишер басуында тракторлар туңга сөргән җирдә дым каплыйлар.

    - Без күпьеллык үләннәрне карауга зур игътибар бирәбез. Барысы алар - 1130 гектарда, шуның 600 гектары люцерна, калганы кындырак үләне. Кындыракның гектарына берәр центнер аммиак селитрасы биреп тукландырдык. Һәр ике культураны тырмалап куйдык. Терлек азыгына нигез салабыз, - дип сүзен башлады Ришат Хатыйпов. - Бүген басуларыбызда иртә таңнан кичке караңгыга кадәр 12 агрегат дым каплый. Тырмалауны биш көндә, чәчүне алты көндә төгәлләүне үзебезгә максат итеп куябыз, - диде ул ышаныч белән.

    Без Түбән Кама районы читендәге басуга туңга сөрелгән җирләрне тырмалаучы механизатор егетләр янына килдек. Ике "ДТ-75", өч "МТЗ-1221" тракторлары бер-бер артлы басуны иңләп киләләр. Басу уртасында берничә минутка туктап, механизаторлар белән сөйләшеп алабыз. Баш агроном Василий Лысенков та шунда. "Туфрак шактый тыгыз булса да, механизаторлар сыйфатлы эшләргә тырышалар, тел-теш тидерерлек түгел", - дип егетләрне мактап та алды ул. Тәҗрибәле механизаторлар Илфир Хөрмәтуллин, Анатолий Баринов янәшәсендә Алексей Бурундуков, Илгиз Шакиров, Нәзир Хөснетдинов зур чыныгу алалар. Һәркайсы көнлек норманы арттырып үти. 25 гектар урынына 30 гектарда дым каплыйлар. Баш агроном 320 гектарлы әлеге басуга бүген үк чәчкеч агрегатлары керәсен әйтте. Дымлы туфракка "нур" сортлы арпа орлыклары салыначак. Эшкәрткәннән соң Илфир Хөрмәтуллин белән Анатолий Баринов басуга чәчкечләр белән керәчәкләр. Элиталы сортлар җитештерүче хуҗалык буларак, бодайның "симбирцит", солының "рысак", борчакның "венец", көзге бодайның "Казан-560" сортларының беренче репродукцияләрен игүгә һәм аларны сатуга хуҗалыкта ныклы игътибар биреләчәген әйтте Василий Лысенков. Орлыкларны уңышны күтәрүдә мөһим роль уйный торган "Нагро" биологик препараты белән эшкәртәчәкләр.

    Хуҗалыкта кырда эшләүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Өч тапкыр ашаталар. Бәясе дә чамалы гына, төшке аш - 50 сум, иртәнге һәм кичке ашлар - 20шәр сум. Норманы үтәгән механизаторларга, эш төренә карап, тарифлар 20 процентка кадәр күтәрелә. Кырда эшләүчеләр көн саен үзләренең күпме эшләвен, көнгә күпме акча аласын көндәлек бюллетеньнән белеп торалар. Бу да эшкә дәртне арттыра. Иген язмышы нәкъ менә шул язгы сабан чорында хәл ителә бит.

    "Ярыш" хуҗалыгының машина-трактор паркында әле кайчан гына чүкеч, мотор тавышлары яңгырап, яз җитүен хәбәр иткәндәй, күңелләрне җилкетә иде, инде менә бөтен авыл хуҗалыгы техникасы басулар түрендә. Күпьеллык үлән чәчүлекләрен инде тырмалап та бетерделәр, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау тулы куәткә бара. Механизаторлар Рафис һәм Рәвис Хәмәтовлар, Нияз Кашапов, Фазыл Бәйрәмов, Расим Кашапов, Хәмәтнур Шияпов, кем әтмешли, бер караңгыдан икенчесенә кадәр басуда. Тәҗрибәле игенчеләр беләләр: язгы дымны саклауның хикмәте бар. Вакытында тырмаласаң, дым әле байтак вакыт игеннәргә куәт бирә.

    Туфрак акрынлап өлгерә бара, хуҗалыкта шуңа да вакытны кулдан ычкындырмаска тырышып, арпа чәчүгә дә керештеләр. Борынгылар белмичә әйтмәгән: сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: