Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Биредә киез итекләр, йон оекбаш, каз-үрдәкләр, ни телисең – шул бар

Үткән шимбә көнне, гадәттәгечә, ярминкәгә чыгып керергә булдым. Юкка гына булмаган икән. Көннәр суыткач биредә тагын да җанлырак, күңеллерәк булып киткән. Кыш өчен хас товарлар: киез итекләр, йон оекбаш-бияләйләр, каз, үрдәк түшкәләре кыш җитүен хәбәр иткәндәй, сәүдә рәтләренә купшылык өстәп, үзләренә шәһәр халкын дәшеп торды.

Хәтерләсәгез, сентябрь ае башлану белән газетабызда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең шәһәрнең кай урыннарында үтәчәге, аларның эш вакытлары турында бәйнә-бәйнә язып тордык. Ни хикмәттер, шушы өч ай эчендә әллә вакыты, әллә җае шулай туры килде микән, ярминкәдән булган репортажларның һәркайсы Сарман тракты буенча сузылган сәүдә рәтләренең эшенә багышланды. Шушы үзенчәлекне күреп алып, бу ялларда язманы Чаллының «Октябрьское» сәүдә үзәге каршындагы ярминкә рәтләре белән бәйләргә булдым. Шулай да мин теләгән белән генә эш барып чыкмады. Иртәнге тугызынчы яртыларда Чаллының «КамАЗ» мәдәният йорты тукталышында чыгып, тиешле урынга барып җиткәч, бу көнне биредә ярминкәнең эшләмәве ачыкланды. Биредә торган «Яшелчә, җиләк-җимеш» дип язылган буш сәүдә урыннары, агач әрҗәләрне күреп, әлеге урында ярминкәләрнең бик күптән узганын бер караштан ук аңлап алдым. Шулай да, бер чыккач, юл уңае белән үзем гадәтләнгән ЗЯБ бистәсенең Сарман трактына килдем.

Сәүдә тынып тормый

Менә биредә ичмасам сәүдә бара! Яңа шәһәр мәйданчыгындагы боеклыкның әсәре дә юк. Иртәнге сәгать унынчыда халык шактый җыелган. Кайбер сәүдә рәтләре янына якын килерлек тә түгел. Кеше сырып алган. Һәр килүдә күз күнеккән бал, ит, сөт ризыклары белән беррәттән, биредә «тумышы» белән Кукмарадан булган киез итекләрне сатучылар күпләп күренә. Товарлары бер булса да, аларның бизәлеше төрле булып (сатучыларның аларны үзләре матурлаганы ачыкланды), бер ишләрендә кеше күп булса, икенчеләрендә сатып алучылар кимрәк күзәтелде. Итекләрнең бәяләре дә үзләре кебек төрле иде бу көнне. Иң кечкенә үлчәмле, балалар өчен дигәнен 550-700 сумнан, олы үлчәмлеләрен 800дән 2000 сумга кадәр очратырга була иде. Әлбәттә, итекне ялан аякка киеп булмый. Аннары кышын җылы оекбаш белән бергә бияләе, шарфы да кирәк бит әле. Шуның ише товарны тәкъдим иткән авыл апаларының аллы-гөлле сәүдә урыннарын карап йөргәндә, кызык кына кешеләрне очратырга туры килде. Дөресрәге, берне генә. Җүәйрәт Магомедова авыл хуҗалыгы ярминкәсенә беренче елын гына чыга икән.

- Ишетеп, үзебезнең кәҗә, сарык йоныннан эшләнгән оек-бияләйләребезне, башка төр эшләнмәләребезне сатып карарга булдык әле. Бирегә без ерактан, Дагыстаннан ук килдек. Әлегә сату бик бармый. Кыш башланырга гына тора бит, шуңадыр әлегә халык безнең товар белән әллә ни кызыксынмый. Шулай да боекмыйбыз. Көннәр тагын да суыткач, эш китәчәк, - диде Җүәйрәт Магомедова.

Кемгә каз, кемгә үрдәк

Аның каравы безнең халык кош итенә, аеруча үрдәк-казга мөкиббән. Әле монда, әле тегендә эленеп торган, ак җәймәле өстәлләргә тезелгән түшкәләр янында халык мыж килә. Мин дә шундый товар белән сату итүче апаларның берсе янына килдем.

- Апа, каян буласыз, каз-үрдәкләрегез ничә сумнан? - дип сүз башлыйм.

- Яңа Бүләктән, сеңлем. Бәяләре түшкәсенә карап төрле инде, нинди авырлыктагысы кирәк соң? Тавык түшкәләре дә бар. Итебез яхшы, тәмле, - дип мактап куя продукциясен авыл апасы.

Аның белән шулай җиңел генә танышып та куябыз. Розалия апа Ахунова ярминкәдә беренче елын гына сату итми. Гаиләсе белән бергә үстергән тавык, үрдәк, каз итләрен ул биредә унбиш еллап сата икән. Каз түшкәләрен 1500 сумнан, индоутка үрдәге түшкәсен, авырлыгына карап, 500-1200 сумнан җибәрә. Аннары теләгән кешесенә кошларның эчке әгъзаларын, эч майларын сату белән дә шөгыльләнәләр икән.

- Авылдан шулай килеп сату чыгымнарны аклыймы соң? - дип сорыйм хушлашканда Розалия ападан.

- Аклый, нишләп акламасын. Аллага шөкер, алып килгәнен сатып бетереп китәбез, - диде ул, елмаеп.

Мин исә алга таба китәм. Ни генә юк биредә! Һәр теләгән кеше үзенә кирәген тапмый калмас. Әле бер урында халык исе китеп балык сатып ала. Бу көнне, чыннан да, иттән кала балык сатучылар да хәйран күренә иде. Иң очсызлы елга балыгының килограммын ярминкәдә 60 сумнан алып 120 сумга кадәр сатып алырга мөмкин иде.

Мин кайтыр юлга чыкканда, шәһәр халкын башланган буран да әллә ни куркытмады булса кирәк. Кулларына кечкенә чана, арбаларын тоткан шәһәр апа-абыйлары, машиналы кешеләр сәүдәгәрләр белән сатулаша-сатулаша я монысын, я тегесен сатып ала торды.

Менә шундый инде ул ярминкәләр. Сыйфаты яхшы, бәясе уңайлы булган товарны сатып алам дигәндә халык һава торышына әлләни әһәмият биреп тормый. Кирәген вакытында, күпләп алырга тырыша. Хәер, шәһәр халкының моның өчен вакыты җитәрлек әле. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре әле бер айга якын дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев