Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бикләнлеләр туңга сөрүдә өлгер эшлиләр

Район басуларында тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Урып-җыелган җирләрне туңга сөреп, киләсе ел уңышына нигез сала бүген игенче. "Биклән" җитештерү кооперативы механизаторлары да әлеге мөһим агрочараны өлгер темплар белән башкаралар. Бүгенге көнгә 3116 гектар сөрү җирләренең 2000 гектары инде эшкәртелгән.

Хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Хаматов белән туп-туры басуга, туңга сөрүдә эшләүче егетләр янына юнәләбез.

- Көзге кыр эшләре төгәлләнү алдында. Нибары 4-5 көнлек эшебез калып бара. Көн саен иртәдән кичкә кадәр 9 тракторчы эшли җир эшкәртүдә. Көнлек норманы 100 гектардан, сөрү тирәнлеген 25 сантиметрдан да киметмиләр егетләр. Һәркайсының эше мактауга лаек, - ди ул, канәгать елмаеп.

Ерактан ук күңелле гөрелдәп, ялтырап торган үткен төрәннәрен җиргә батырып-ерып, иксез-чиксез басуны иңләп килүче "корыч ат"ларның куәтенә, алар артыннан каралып-күпереп калган җир мәйданнарының күз алдында ишәеп артуына хозурланып, әлеге мизгелне фоторәсемгә төшерәм. Ул арада бер сафка тезелеп килгән ДТ-75 тракторлары якынаеп, бер-бер артлы басу кырына туктый.

- Соңгы елларда гына яңарткан техникалар болар - 6 чылбырлы тракторга өстәп быел тагын ике яңа МТЗ-1221 алдык, алары күрше басуда эшли, - дип горурланып әйтеп куя җитәкче һәм менә шушылар инде безнең киләсе елның уңышын хәл итүчеләр дип, биредә эшләүче механизаторлар Андрей Романов, Рамил Ибәтуллин, Алексей Морозов һәм Гамир Шакиров белән таныштыра.

Туңга сөрүнең барышыннан да, эш шартларыннан да канәгать егетләр. Басуда эшләүчеләр көнгә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә икән, һәркайсында кайнар чәй салынган термос, быел алар өчен җылы курткалар да алганнар. - Чылбырлы тракторларда эшләүчеләргә кызыксындыру чарасы да каралды: 400 гектар җир эшкәрткән механизаторга бүләк итеп 4 центнерлы бер үгез бирәчәкбез, - дип ышандырды Рафаэль Габделхәй улы.

Хуҗалыкка моннан 6 ел элек килеп урнашкан удмурт егете Алексей Морозов турында аерып җылы сүзләр әйтте җитәкче. «Бик тырыш, җаваплы егет, көзге культураларны чәчүдә 500 гектардан артык эш башкарып, районда иң югары күрсәткечкә иреште, бүген дә алдынгылыкны бирми," - диде. Хуҗалык җитәкчесеннән ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш турында да кызыксындым. Аның әйтүенә караганда, быел "Кызыл Шәрык" тәкъдим иткән технология буенча сыра кайнату өчен арпаның махсус сортын үстергәннәр, яңа культура әйбәт кенә уңыш та биргән. Әлеге уңыш бәрабәренә бүгенге көнгә кадәр дизель ягулыгына көнлек ихтыяҗны (2 тонна) каплап барганнар. Көзге чәчү өчен ашлама проблемасын да үз көчләре белән хәл иткәннәр. Һәр гектарга 1 центнер исәбеннән катлаулы ашлама кертелгән.

Әйе, ашлаган җир генә уңыш бирә. Ә Бикләндә элек-электән җир караулы. Агротехник чараларның эзлекле рәвештә, үз вакытында үтәлүе аерым игътибар үзәгендә биредә. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә куанычлы.

Быел бикләнлеләр бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35әр центнер уңыш җыеп алганнар. Икмәкнең тулай җыемы 55000 центнер тәшкил иткән. Хуҗалык хезмәтчәннәре теләгән кадәр ашлык алган, печәнен-саламын һәр кешенең өенә төргәкләп китереп куйганнар. Комбайнчыларның һәркайсына 3әр тонна икмәк бирелгән. "Алдынгы комбайнчы Алексей Килеев 1,5 ай урып-җыю сезонында 100 мең сум хезмәт хакы эшләде. Эшләгән кешенең килере бар, алыры бар. Быел әнә туйганчы бодаен, печәнен-саламын бирдек. 27 хезмәтчәнебез район дәрәҗәсендә макталса, 4 кеше Казанда, алдынгылар слетында катнашты,» - ди җитәкче.

Алдагы елга да планнары-өметләре зурдан бикләнлеләрнең. Киләсе елның уңышына нигезне шуңа күрә бүгеннән ныклап салалар. Туңга сөрелгән җир, беренчедән, чүп үләннәреннән арынса, икенчедән, төрле корткычлардан чистарып кала. Дистә еллар дәвамында сыналган бу агрочараның яңа уңышны формалаштырудагы әһәмияте һичшиксез, ди Рафаэль Хаматов.

Бер нәрсәгә генә күңеле кырыла аның: "Бүген "Биклән" ҖК басуларындагы каерылып уңган муллыкны шушы җирлектә яшәүчеләр түгел, читтән килгән егетләр үстерә, шуларның иңнәренә таянып алып барам мин бүген хуҗалыкны. Халык колхоз эшеннән тәмам бизеп бара. Аптырагач, аэропортка көн дә вахта белән барып идән юып йөри кайберәүләр, ә фермада эшләргә теләүчеләр бармак белән генә санарлык. Терлекчелек бетсә, авыл да бетәчәген аңласын иде халык. Авыл җирлеге территориясендәге предприятиеләрдә юк-бар акчага эшләп йөрүче әзмәвердәй ир-егетләрне дә аңламыйм мин," - диде җитәкче, ихлас борчылып.

Әйе, җирдә аны яраткан, хөрмәт иткән фидакарь кешеләр генә эшли ала. Басуның да, ферманың да шимбәләре, якшәмбеләре юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев