Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Безнең сайлаучы битараф түгел

Россия Федерациясенең алтынчы чакырылыш Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар турында муниципаль район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева белән әңгәмә.



- Валентина Васильевна, сайлауларга бик аз гына вакыт калып бара. Бүген, шушы сәгатьтә территориаль сайлау комиссиясе, участок сайлау комиссияләрендә әзерлек ни дәрәҗәдә? Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда безнең районнан күпме сайлаучы катнашыр дип көтелә?
- Тукай муниципаль районы территориясендә 43 участок сайлау комиссиясе төзелде. Бүгенге көнгә территориаль сайлау комиссиясенә барлык бюллетеньнәр һәм махсус билгеләр (маркалар) дә кайтты. Шунысы мөһим: сайлауларда бюллетеньнәрне үзгәртү мөмкин түгел. Махсус саклагыч билгеләр безгә бюллетеньнәр белән бер үк санда кайта.
Участок сайлау комиссияләрендә тәҗрибәле һәм җаваплы кешеләребез эшли. Барлык участокларда да сайлау стендлары мәгълүмати материаллар белән җиһазланган. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары бу көннәрдә сайлаучыларның исемлекләрен, сайлауларда катнашу-катнашмау мөмкинлеген барлыйлар, чакыру кәгазьләре тараталар. Иң төп эшләренең берсе - исәптән төшерү таныклыгы бирү. Теге яки бу участок территориясендә яшәүченең сайлаулар көнендә сайлау участогына килү мөмкинлеге булмаса, бу хакта ул алдан кисәтә ала: моның өчен участок сайлау комиссиясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм исәптән төшерү таныклыгын алырга кирәк. Андый таныклыклар 3 декабрьгә кадәр һәм шул ук көнне дә биреләчәк. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 26836 сайлаучы катнашыр дип өметләнәбез, шул исәптән 311 егет һәм кыз беренче тапкыр үз тавышларын ишеттерәчәк. Бу саннар әле үзгәреп тора, чөнки сайлаучыларның исемлекләрен барлау бүген дә дәвам итә.
- Бу сайлауларның үзенчәлеге, үзгәреш-яңалыклары хакында да әйтеп үтсәгез иде.
- Нинди генә дәрәҗәдәге сайлаулар булмасын - муниципальме ул, федеральме, я булмаса Президент сайлауларымы - һәркайсына бердәй җаваплылык, бердәй таләпчәнлек белән әзерләнәбез. Ләкин бер генә сайлау кампаниясе дә икенчесен кабатламый. Әйтик, быелгы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның үз максаты, үз колачы. Без бу сайлауларда илкүләм проектларны тормышка ашырырга, халык мәнфәгатьләрен якларга сәләтле кыю, көчле һәм зирәк парламент сайлауны максат итеп куябыз. Сайлауларның технологиясендә дә үзгәрешләр бар. Әйтик, Дәүләт Думасына депутатлар беренче тапкыр 5 елга сайлана. Сайлау участогында бюллетень алу хокукын бирә торган документлар элеккегечә кала. Паспорт булмаган очракта, аны вакытлыча алыштыручы башка документлар: хәрби билет һәм гражданинның шәхесен билгеләүче, паспортны әзерләү, алыштыру чорына федераль миграция хезмәте тарафыннан расланып, вакытлыча бирелә торган таныклык белән сайлау бюллетене биреләчәк. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм инвалидлар сайлау участокларына килеп сайлый алмаулары турында гариза биргән очракта, сайлау комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә барачак. Яшәү урыннарыннан еракта укучы студентлар өчен дә уңайлыклар тудырыла: алар торган, укыган урыннарында сайлый алалар.
- Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда нинди сәяси партияләр катнаша?
- Яңа парламентка депутатлыкка 7 сәяси партия үз кандидатларын тәкъдим итә: «Гадел Россия» сәяси партиясе, «Россиянең либераль-демократик сәяси партиясе», «Россия патриотлары», «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе», Россия берләшкән демократлар «Яблоко» сәяси партиясе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе, «Правое дело» Бөтенроссия сәяси партиясе. Сайлауларның нәтиҗәләре Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау турындагы Законның «Дәүләт Думасы депутатларын сайлау нәтиҗәләрен билгеләү турында»гы 82нче маддәсе нигезендә билгеләнә.
- Дәүләт думасына сайлаулардан тыш әле бит ике авыл җирлегендә өстәмә муниципаль сайлаулар да үтәчәк.
- Әйе, әлеге җирлекләрдә эшләүче участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен өстәмә мәшәкать кенә түгел, өстәмә җаваплылык та. Кнәз һәм Иске Абдул муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак. Кнәз авыл җирлеге буенча - 3, Иске Абдул авыл җирлеге буенча депутатлыкка 1 кандидат теркәлде.
- Валентина Васильевна, бүген ил язмышына битараф булмаган һәркем бик җаваплы да, катлаулы да имтихан алдында тора. Бу нәүбәттән Тукай районы сайлаучыларына киңәш-теләкләрегез.
- Актив безнең сайлаучылар. Иң мөһиме - үз язмышына да, ил язмышына да битараф түгел. Дөньяның кайсы якка барганын да, балаларының, оныкларының киләчәген кемгә ышанып тапшырырга икәнен дә бик яхшы аңлый. Мин ышанам, бу юлы да тукайлылар бәйрәмгә килгәндәй, гаиләләре белән, балаларын һәм оныкларын җитәкләп, гөрләшеп сайлау участокларына килерләр һәм үз тавышларын иң лаеклы кандидатларга бирерләр. Сайлау участоклары иртәнге 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев