Якты юл
  • Рус Тат
  • «Бердәм Россия»леләр район халкы белән очрашты

    Бүген Иске Абдул авыл җирлегендә «Бердәм Россия» партиясенең халык җыены узды. Эшлекле сәфәрләренең беренче өлешендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәртит Мөхәммәтшин Мерәс авылында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Алар анда 400 баш савым сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексының төзелеше белән танышты. 84 млн сумлык әлеге проект өчен бүген хуҗалыкның...

    Бүген Иске Абдул авыл җирлегендә «Бердәм Россия» партиясенең халык җыены узды. Эшлекле сәфәрләренең беренче өлешендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәртит Мөхәммәтшин Мерәс авылында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Алар анда 400 баш савым сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексының төзелеше белән танышты. 84 млн сумлык әлеге проект өчен бүген хуҗалыкның үз исәбеннән 15 млн сумлык эш башкарылган, 5 млн сум дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Аннары бердәмроссиялеләр Иске Абдул авылындагы җыенда район халкын борчыган сорауларны тыңладылар, аларны каләмгә алдылар. Халык телдән дә фикерләрен җиткерде, җәмәгать кабул итүе бүлмәсе аша 18 сорау килде. Очрашуда яңгыраган фикерләр һәм тәкъдимнәр «Бердәм Россия» партиясенең киләчәк биш елдагы эш программасына кертеләчәк.

    Иске Абдулда җыен башланыр алдыннан җыелган халыкка Татарстан Республикасы халыклар ассамблеясы халыклар дуслыгы йорты артистлары концерт тәкъдим итте. Концерт барышында беренче сыйныфка баручы дүрт балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр бүләк иттеләр һәм күп еллар бергә яшәгән гаилә парларын зурладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: