Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Балкыш» һәрвакыт балкып торсын

Чәршәмбе көнне районыбыз җирлегендә шатлыклы вакыйга - Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» балалар ял һәм сәламәтләндерүлагерын реновациядән соңачу тантанасы булды. Олы шатлыгыбызны уртаклашырга: «ТР Муниципаль берәмлеккләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, «Профит» ЖЧЖе генераль директоры Марсель Завид улы Мингалимов, подряд оешмалары җитәкчеләре килгән иде.

Төзекләндерелгән һәм яңа биналары белән тулы бер комплексны тшшкилитүче «Балкыш» ерактан ук үзенә җәлеп итеп, балкып тора. Салкынча, соры көнне болытлар артына качкан кояш бәйрәм тантанасында чыгыш ясаучы балаларга, җыелган халыкка йөзен ачып нур өстенә нур өстәде. Гүяки ул да безнең шатлыкны уртаклашуын белдерә иде.

Район башлыгы Фаил Камаев бәйрәм чарасын ачты. Ул чыгы- шында:

«Бүген районыбызда ба- лаларның ялын тулы канлы итеп оештыру һәм сәламәтлекләрен ныгытуюнәлешендә эшли торган заманча лагерь ачу тантанасына җыелдык. Булагерь республика җитәкчелеге ярдәмендә төзекләндерелде һәм яңа биналар салынды. Ягъни социаль-мәдәни, медицина, көнкүреш объектлары төзелеп лагерьны тулы куәтенә эшли торган итеп файдалануга тапшырылды. Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта - бик четерекле чорда бу эшне башкару - киләчәгебезне кайгыртуның бер мисалы. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Әгъзам Саматович сезгә, Алексей Валерьевичка, Фәрит Хәйрулловичка һәм башка җитәкчеләргә район хакимияте, җирлек халкы исеменнән рәхмәтебезне, шатлыгыбызны җиткерсәгез иде. Халыкның тормыш-яшәешен яхшырту юнәлешендә районда зур эш башкарыла, җирлегебез елдан-ел уңай үзгәрешләр кичерә. Балаларның ялын оештыру, аларның сәламәтлеген кайгырту - иң мөһим һәм кичектергесез мәсьәләләрнең берсе. Быел Республика программасына кереп чыгымы буенча 161,47 млн. сумга төшкән, гомуми күләме 1240 кв.м.дан артык мәйдан тәшкил итүче ял һәм сәламәтләндерү лагеры биналарын салдык. Реновациягә кадәр булагерь 75 баланы кабул итә иде. Хәзер исә, йөз балага иркенләп хезмәт күрсәтә алырлык шартлар тудырылды. Душ һәм кер юуу комплексы, клуб, медпункт, ашханә - замана таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелде. "Ашаган белми, тураган - белә" дип халык бикдөрес әйткән. Безнең районга шундый саллы гына өлеш чыгарулары өчен тагын бер кат республика житәкчелегенә рәхмәт. Без шушындый мәһабәт биналарны төзибез икән, димәк, киләчәгебез өметле. Төзүчеләр буэшләрне ва- кытында, сыйфатлы итеп башка- рып чыктылар. Рамил Наилевич, рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә Тукай районы җирлегендә төзелешобъектларын үстерүдә зур өлеш кертерсез дипышанам.

Без бу объектны тулы куәтенә файдаланачакбыз. Көз, кыш, яз һәм җәйге каникуллардан тыш та "Балкыш" төрле юнәлештә эшчәнлеген дәвам итәчәк. Биредә укытучылар өчен төрле курслар, мастер-класслар үткәрү күздә тотыла. Шулай ук укучыларны имтиханнарга әзерләү буенча өстәмә шөгыльләр үткәрергә ниятлибез. Иркен клубы булган социаль объектта бәйрәм чараларыоештыруда максатка ярашлы булыр. Кыскасы, "Балкыш"ның ишекләре балалар өчен, гомумән алганда җирлегебездә яшә- үчеләр өчен, һәрвакыт ачык булачак», - диде.

Аннары Әгъзам Самат улы Го- бәйдуллин зур вакыйга уңаеннан җыелган халыкны балалар тор- мышында зур әһәмияткә ия булган мөһим объект ачылу белән котлады. Районыбызда, аеруча соңгы биш ел эчендә, күп кенә социаль объектлар ачылу, юллар салыну һәм халыкның тормышяшәешен яхшырту юнәлешендә байтак эш башкарылуына тукталды. Буҗәһәттән район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка рәхмәтен белдерде.

Ул төзүчеләрнең җәһәт һәм җаваплы булуларына басым ясап: «Төзелеш эшендә азау ярган җитәкчеләр һәм белгечләр дә бу объектлардан һичбер җитешсезлек тапмады. Район җирлегендә яшәүче балаларга күп еллар хезмәт итсен бу лагерь. Балалары шушында ял иткәндә, сәламәтлекләрен ныгытканда ата-аналарның күңеле тыныч булсын, хәвефхәтәрләр булмасын. Игелекле эшләрне алга таба да дәвам итәргә язсын!» - дип изге теләкләрен җиткерде.

Яңача балкып торучы «Балкыш» балалар ял һәм сәламәт- ләндерүлагере директоры Ильяр Рәдис улы Әбделмәновка «Стро- итель» ҖЧҖе директоры Рамил Наил улы Тухманов символик ачкычны тапшырды.

Район тормышында мөһим вакыйга булган бәйрәм чарасында җирлегебездәге мәдәният сарайлары каршында эшләп килүче балалар җыр һәм бию ансамбльләре чыгышын килгән кунаклар җылы кабул итте. Район мәдәни- ят бүлеге оештырган чара матур шартларда үтте. Без исә, район башлыгы Фаил Камаевның сүзләрен куәтләп: «Балкыш»та утлар һәрвакыт балкып торыр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев