27 октябрь 2023 яңалыклары
-
Ялгышларны юллар кичерми
Тукай районы ЮХИДИ начальнигы Шамил Ганиев биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 ае эчендә Тукай районы юлларында җәмгысы 55 юлтранспорт һәләкате теркәлгән. Аварияләрдә 3 кеше һәлак булган (шуларның берсе бәлигъ булмаган зат), 88 кеше яраланган. Үткән елның шушы ук чорында 63 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 10 кеше үлгән, 90 кеше яралар алган булган.
-
Кече Шилнәнең үз паркы булачак
Тукай районы Кече Шилнә авылында республика программасы буенча яңа паркны төзекләндерүнең беренче чираты тәмамланды. Киләсе елда биредә әле эш дәвам итәчәк.
-
«Балкыш» һәрвакыт балкып торсын
Чәршәмбе көнне районыбыз җирлегендә шатлыклы вакыйга - Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» балалар ял һәм сәламәтләндерүлагерын реновациядән соңачу тантанасы булды. Олы шатлыгыбызны уртаклашырга: «ТР Муниципаль берәмлеккләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, «Профит» ЖЧЖе генераль директоры Марсель Завид улы Мингалимов, подряд оешмалары җитәкчеләре килгән иде.