Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Шилнәнең үз паркы булачак

Тукай районы Кече Шилнә авылында республика программасы буенча яңа паркны төзекләндерүнең беренче чираты тәмамланды. Киләсе елда биредә әле эш дәвам итәчәк.

Төзекләндерүнең беренче этабында территориядә җәяүлеләр сукмаклары, яктырту җайланмалары, балалар мәйданчыгы һәм башка уңайлыклар барлыкка килде. Киләсе елда икенче этапта Кече Шилнәдә масштаблы эшләр башкарылачак. Ял паркы Ленин урамы артындагы мәйданда булдырыла, биредә инде берничә ел рәттән Сабантуй бәйрәмен үткәрәләр. Кече Шилнәне төзекләндерү проектын республика программасының подрядчыларының берсе булган «Платформа» архитектура бюросы эшләгән. Белгечләр барысын да уйлап проектка керткәннәр: балалар мәйданчыгын, түбәле ял зонасын, сәхнә һәм амфитеатр белән зонаны, бәдрәфне, воркаутны, үзәк мәйданны, кафены, спорт мәйданчыгын, памптрекны, җәяүлеләр һәм автомобиль күперләрен, шулай ук парковканы һәм каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыкны да анда күрергә мөмкин. Парк кыш көне дә актив кулланылачак, монда чаңгы трассасы ясарга телиләр. Кыскасы Кече Шилнәдә бөтен уңайлыклары булган заманча парк тиздән биредә яшәүчеләрне шатландырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев