Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Балаларга мәктәп букчалары тараттылар

17 август көнне Бәтке авылының «Яшел утрау» паркында быел беренче сыйныфка укырга керүче 29 балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында уку өчен кирәк-яраклар белән тутырылган мәктәп букчалары тапшырылды.

Алар белән булачак беренче сыйныф укучыларын район башлыгы Фаил Камаев бүләкләде. Шулай ук чарада хакимият аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Әлфәт Сабиров катнашты, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде.

Иганәчеләр ярдәме белән алынган шундый мәктәп букчалары быел җәмгысы 77 балага биреләчәк һәм райондагы берничә гаиләгә мәктәп-кирәк яраклары алу өчен махсус сертификатлар да тапшырылачак. Акция кысаларында киләсе шундый чара 25, 30 август көннәрендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев