Балаларга мәктәп букчалары тараттылар
17 август көнне Бәтке авылының «Яшел утрау» паркында быел беренче сыйныфка укырга керүче 29 балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында уку өчен кирәк-яраклар белән тутырылган мәктәп букчалары тапшырылды.