Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бал кортлары, бал – зур нигъмәт!

Яңа гына мичтән чыккан ипекәй һәм бал аерткандагы хуш ис – дөньядагы иң татлы, иң хуш ис. Ә инде күпереп пешкән ипекәйгә табигый сыер мае һәм яңа аертылган сыек бал ягып чәй эчү!..

Бу затлы ризык кемнең генә аппетитын кузгатмас икән?!.

Аертыласы кәрәзләрнең бал кортлары махсус рәвештә, бик тырышып ясаган ап-ак мөһерен, халык телендә әйтсәк – пичәтен, үткен хәнҗәрдәй пычак белән тәбикмәк-тәбикмәк итеп сыдырып төшереп, торба сыман бөкләп – коймак сыман төреп сыйлану – бусы гомер буе тел очыңда торырлык ризык инде ул.

Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Шакирҗан улы Сәхбиев яшел бишеге – туыпүскән авылы – Кызыл Юлга бик матур бер чарада катнашырга чакырды. Бардык, бал аерту кебек мәшәкатьле һәм күңелле эшнең шаһитлары булдык.

«Әткәебез һөнәре!»

Умарталар патшалыгы. Биредә бал кортлары гөж килә, тыз-быз килеп әрле-бирле очалар. Нечкәбилләр күч-күч булып та гөжли, бер-бер артлы да, тезелешеп очып-очып та китәләр, берни аңламассың. Алар татлы хәзинә – нектар эзләп очамы, әллә инде сый тулы «чүлмәкләре»н кәрәзләргә бушатырга, серкә ияргән тәпиләрен тиешле урынга җайлап кына сыпырып төшерергә ашыгалармы?

– Бу – бал кортларының гөжләве, умартачы күңеленә сары май булып ята торган манзара. Бик күңелле һәм, иң мөһиме – яхшы күренеш. Алар шушы матур чорда мизгелне дә кулдан ычкындырмыйлар. Вакытның кадерен белеп эш итәләр. Беләсезме аларның эш сәгате кайчан башлана? Кояш чыкканнан алып кояш батканчыга кадәр, һич зарланмыйча, хезмәт куялар. Үз юллары бар – корт юлы, шуның буенча алар өч чакрымгача радиуста нектар эзләп очалар. Һәммәсе үз эшен белә: гаиләдәге корт анасы – нәселне дәвам итүче патшабикә; эшче кортлар – нектар, серкә ташый; җыештыручылар – чисталыкпөхтәлек булдыралар; сакта торучы «солдатлар» – чит-ят элементлардан гаиләне саклый. Алар һәммәсе үз вазыйфасын белеп, төгәл башкара. Читтән караганда гына монда ниндидер хаос кебек, ә чынлыкта бу – ыгы-зыгы түгел. Биредә тулысынча тәртип. Бал кортлары – кешеләргә үрнәк булырлык! Алардагы пөхтәлек, эшчәнлек, төгәллек һәм үз вазыйфасына җаваплы карау турында сөйли башласаң...

Кыскасы, умартачы – бик кызыклы, сәламәтлек өчен дә бик файдалы һәм саваплы һөнәр. Әткәебез һөнәрен без – бертуган дүрт ир-егет: Котдус, Мөнәвир, Мөнир һәм мин – балачактан ук яраттык һәм шул эшне бергәләшеп башкардык, әтигә булышып үстек. Мөнир абыем – профессиясе буенча да умартачы – Түбән Камада бер кампаниянең ярдәмче хуҗалыгында умартачы булып эшли. Биредә, шәхси умарталыкта да аннан башка эш бармый. Аннары икетуган абыебыз Котдус бик яратып башкара умартачылык эшен, – дип сөйли умартачылар династиясен дәвам итүче Мансур Шакирҗан улы Сәхбиев.

Бал рамнары белән мәш килүче Котдус ага сүзгә кушыла: «Мансур: “Без – дүрт ир туганнар” диде. Мин аларга – икетуган тиешле кеше. Әти-әнием юл фаҗигасендә һәлак булгач Шакирҗан ага гаиләсендә үстем. Һич тә ятимлек әчесен татымадым. Мансур әйткәнчә, без дүрт бертуган ир-егетләр булып үстек, шулай яшибез дә», – ди туганлыкның югары хис, олы байлык булуына басым ясап.

Хәтер сандыгымнан

«Бал аертабыз – кайтыгыз!» Хат-хәбәр ерактагы туган-тумачага китә. Алар, төрле кала-салаларда яшәсәләр дә, билгеләнгән вакытка әниемнең әнисе яшәгән төп йортка җыелалар. Биштәрләре, чумаданнары тулы күчтәнәч, бүләк! Кемгә – матур яулык, кемгә – күлмәклек, сирәк тәгам – әфлисун-лимон, ә инде кәнфит-прәннекнең чуты юк. Менә берзаманны бал аерту башлана – хуш исле сыек балны стаканга салып, кем узардан әле берсе, әле икенчесе эчеп карый. Шундый уен-ярыш та оештыралар иде. Бу үзенә күрә бер бәйрәм. Әбекәем авыл халкына да гошерен чыгара – һәр өйгә яңа аерткан бал таратыла. Шул рәвешле авыл өстен бал исе чорнап ала. Эх! Кайтарасы иде бу күркәм йоланы. Балачагымның күңелле мизгелләрен хәтер сандыгымнан тартып чыгарды бу очрашу. Уемдагы телемә дә чыкты.

«Элек, без бала вакытта, яшүсмерлек чорында, әтиебез бал аертканда туган-тумачаны дәшә, авылдашларны балдан авыз иттерә иде. Хәзер, тизләнеш чоры, вакыт ягы чамалы – ул традиция югалып бара. Чынлап та, менә сез – беренче кунакларыбыз булдыгыз. Бәлки әле, шушы матур йолабыз да әйләнеп кайтыр», – диләр умартачылар.

«Бал, бал диеп кенә авыз балланмый!»

 – Нәкъ шулай ул. Майдан алып августкача бал корты таңнан алып ахшамгача эшли дә эшли. Мин бал кортын кайвакыт автомобиль белән чагыштырам. Машина йөрсен өчен аның төзек, «тамагы» тук булуы – ягулыгы кирәк. Бал корты да сәламәт һәм тук булырга тиеш. Нәзберек, өрфиядәй канаткайлары белән өчәр чакрым араларга очып нектар ташыйлар бит. Аларның табигый дошманнары да җитәрлек. Шуңа өстәп экологиянең мактанырлык булмавы да аларга зур зыян сала. Чир-чорлар да тереклек дөньясын читләтеп үтми. Корткычлар да «йоклап ятмый». Бал кортларының безнең климат шартларына яраклаштырылганын тотабыз. Алар кышны исән-имин чыктылар. Умартачы да бал кортларыннан калышмыйча хезмәт куя. Илле баш умартаны карау – җиңелләрдән түгел. Табигать һәм һава торышы белән умартачылык бик тыгыз бәйләнгән. Быел һава торышы үзенчәлекле булды. Бал корты өчен болын-кыр, урман һәм куак-агач чәчәкләре – ризык чыганагы. Төп азык – нектар. Безнең урманда юкәләр быел берьюлы чәчәк атмады. Бу – безнең өчен һәм дә бал кортлары өчен зур сөенеч булды. Юкәләр төркемтөркем булып, бер-бер артлы чәчәк аттылар. Шул сәбәпле кырау аларны сыдырып сала алмады. Ә инде нечкәбилкәйләр бу форсаттан уңышлы файдаланды. Менә бу кәрәзләрдә – рамнарда тузганак чәчәкге катыш юкә балы. Ә юкә балы – иң затлысы! Елына карап балны күпләп алырга була. Быелгысы ел өчен бал әйбәт дип саныйбыз. Үзара дус-тату булып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәвебез сәбәпле иң файдалы, иң шифалы, иң тәмле ризык белән сыйланабыз, табыш алабыз, – диләр бертуган умартачылар.

Умартачы – затлы һөнәр иясе. Тулысынча табигый ризык булган балны җитештерүчеләр – тырыш, уңган-булган һәм карусыз бал кортлары. Алар – үзара дус-тату, һәрберсе үз юлын белә , үз эшен белеп башкара. Шуңа да кешелек яшәешен тәэмин итә.

Дус-тату, ярдәмчел һәм юмартлык хисенә ия булган туганнарның берләшеп уртак эшне башкарулары – гаиләнең, җәмгыятебезнеең олы байлыгы. Менә бу тандем – гүзәлләрдән гүзәл бал кортлары һәм галәмнәрдә иң камил зат – инсанның үзара хезмәттәшлеге – олы нигъмәт.

Кеше бал кортларын саклаганда һәм яклаганда инсаниятнең яшәешенә өмет бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев