Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Азык җитәрлек булсын өчен барлык мөмкинлекләрдән файдалану кирәк

Чәршәмбе көнне Кукмара районында үткән республика авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә кагылып, без бүген бөтен ресурслардан файдаланырга бурычлы, 2010 елда башка регионнардан азык кертүгә барып җитү безгә сабак булырга тиеш, диде. Дөрес, соңгы көннәрдә урыны-урыны белән яңгырлар явып үтте үтүен. Ләкин тынычланырга иртә әле....

Агрофирманың директоры Мөсәнниф Ханов безне туп-туры кырларга алып китте. Күрәбез, махсус алдан кисәтеп тә бармадык, хуҗалык басуларының кай почмагына барма, шунда техника гөрелтесе. Бүген биредә бар көченә кышлыкка терлек азыгы әзерләү эшләре бара. "Аллага шөкер, көтелгән яңгырлар да явып үтте. Үлчәп карадык - җиргә дым узган явым вакытында 28 миллиметрга үтеп кергән иде. Төшенкелеккә бирелмибез, табигатьнең мәрхәмәтле булуына өметләнәбез. Үзебезнең басулардан әзерләгән азык терлекне тиешенчә ашатып кышлатырга җитәр дип уйлыйбыз. Күпьеллык, берьеллык үләннәребез дә ярыйсы гына уңды, менә ничек матур булып кукуруз үсеп килә", - дип юл кырыендагы басуга күрсәтә Мөсәнниф Мөсәвирович. Әйтергә кирәк, терлек азыгы мәйданнарын быел шактый арттырганнар. Кукурузны, мәсәлән, быел ике мәртәбә күбрәк чәчкәннәр. "Бөтен компонентлары да үз урынында булган азык әзерләргә тырышабыз. Чөнки хуҗалык терлек белән яши. Сыйфатлы азык ашатсаң һәм ул җитәрлек күләмдә булса, сөт тә мул була бит", - ди җитәкче.

Әлбәттә, шулай. Сату бәясе бик кыйммәт булмаса да, шуннан шактый керем ясый әле авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Берничә авылны, ягъни элеккеге ике колхозны берләштергән "Азык-төлек корпорациясе"ндә маллар, чыннан да, аз түгел. Бүген биредә 3390 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 1260ы савым сыерлар. Терлек башын узган елга караганда күбәйткәннәр. Сөт алу күләме дә арткан.

Мөсәнниф Мөсәвирович безне костер үләне чәчелгән 180 гектарлы басуга алып килә. "Менә монда печән чабуда безнең механизаторларыбыз Фәнил Биктимеров белән Анатолий Константинов эшли. Икесе дә тиктормаслар, тынгысызлар. Фәнил кышын мал карауда, яз көне кукуруз чәчте. Борды егете Анатолийның да бер дә тик торганы юк. Рәхмәт аларга", - дип алар белән таныштыра хуҗалык җитәкчесе. Үз агрегатларында Фазыйл Фатыйхов, Раяз Вилданов, Сергей Федотов, Алмаз Гәрәев рулонга төреп биргән печәнне "Т-150" тракторында Ильяс Гусамов, "КАМАЗ"да Ирек Тимергалин, Ринат Тимергалин ташыйлар.

"Менә бу яшь егетебез үзе Чаллыда эшли. Чираттагы ял вакытында кайтып безгә булышырга уйлады. Быел гына лизингка яңа трактор алган идек - менә шуңа утырттык әле аны. Фотога төшереп алыйк әле үзен," - дип директор машинасын шушы ук костер басуында печән теземнәрен әйләндерүче Илшат Насыйбуллин янында туктата. Илшат үзе Югары Суыксу егете. 23 кенә яшьтә икән әле. "Чаллыгаз" оешмасында эшли. Бер айлык ялында каядыр читкә ял итәргә барырга да уйламаган - иртәнге 6дан торып басуга чыгуны кулайрак күргән. Әлбәттә, акчасы да комачауламаячак. Илшатның әтисе Илһам да күп еллар шушы хуҗалык кырларын иңләгән данлыклы механизатор икән. Сорауларга да тиз генә җавап бирә егет, тизрәк тракторына утырып эшен дәвам итәргә ашыга. "Шулай инде алар, күп сөйләшергә өйрәнмәгән, эшли генә беләләр", - дип куя Мөсәнниф Мөсәвирович та. Шушы ук басуда печән теземнәрен әйләндерүдә тагын бер яшь механизатор Илсур Насыйбуллин да эшли икән. Аны да җитәкчелек бик тырыш егет буларак бәяли.

"Азык-төлек корпорациясе" кырлары буйлап йөрүебезне дәвам итәбез. Директорның басуда эшләүчеләрнең берсен дә игътибардан читтә калдырасы килми. Люцерна басуында тукталабыз. Әлеге үләннән сенаж әзерләүчеләр бригадасының төшке ялга туктаган вакытына туры киләбез. Форсаттан файдаланып, аларның да барысын бергә фотога төшереп алам. Мөсәнниф Мөсәвирович егетләрнең исем-фамилияләрен саный. "Ягуар" комбайнында Марат Сагманов эшли икән. Үзенә ярдәмгә өченче сыйныфны тәмамлаган улын да алып чыккан. "Нива" комбайнында - Михаил Лаврентьев. Куәтле "Магдон"ны Райнур Хөснетдинов иярләгән. "КСК-100" агрегатында Шилнәбаш авылыннан килеп Хәйдәр Сәгыйтов эшли. Чабылган, туралган үләнне "КАМАЗ" машиналарында Илнур Тимергалин, Павел Антонов, Ришат Гыйльметдинов, "МТЗ-2141"дә Валерий Фролов базга ташый. Ә инде кайтарылган сенажны "К-700" тракторлары белән Кәрим Галләмов һәм Анатолий Мансуров базга тиешенчә урнаштырып, таптатып тора. Биредә бик төгәл итеп үлчәү эшләрен Наил Хәйруллин алып бара.

Сусыл яфраказык әзерләүдә хуҗалыкка ярдәм итүчеләргә дә - Түбән Суыксу, Борды авыл җирлекләре хезмәткәрләренә, мәктәп коллективларына, фермада эшләүчеләргә рәхмәтен белдерә агрофирма директоры.

Әнә шулай төшенкелеккә бирелми генә үз көйләренә эшлиләр бүген "Тукай азык-төлек корпорациясе"ндә. Күренеп тора, эшләүчеләрнең дә кәефе юк түгел. Сүз дә юк, игътибарның, уңай мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе дә яхшы. Әнә бит, терлек азыгын хуҗалык өчен әзерләп бетергәч, агрофирма җитәкчесенең шәхси хуҗалыкларга да бирергә уе бар. Механизаторларга килешү нигезендә булыр, мөмкинлек булса, теләгәннәргә сатып та бирербез, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев