Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авыллардагы шәхси хуҗалыкларның чисталыгын махсус комиссия тикшерә

Апрель ае башыннан санитар икеайлык кысаларында Тукай районында һәр оешма, һәр хуҗалык үз терроториясендә шимбә өмәләре оештыра, чисталык урнаштыра. Язның соңарып килүе, карның әле апрель уртасында гына эрүе бу эшләрне бераз кичектерде. Шулай да хәзерге вакытта инде барлык социаль объектларда күмәк өмәләр үткәрелде. Район Сабан туе уза торган Кызыл Байрак...

Районда санитар икеайлык кысаларында бу атнада махсус комиссия эшли башлады. Төзелеш һәм архитектура бүлеге хезмәткәрләре, юристлар һәм полиция хезмәткәрләреннән торган әлеге комиссия, һәр авыл буенча йөреп, санитар таләпләрне бозучыларга административ протокол төзиячәк. Шуңа күрә тукайлыларны чисталыкка, тәртипкә чакырабыз. Авыл урамнары җәйге чорга яңарып, чистарынып керсен. Бу сорау район башкарма комитеты җитәкчесенең шәхси контролендә тора. «Чүп, әллә ничә еллар буе яткан төзелеш материаллары арасыннан, гомумән, күренми торган йортлар бар. Авыл урамнары балкып торырга тиеш», - дип Фаил Камаев авыл җирлекләренә рейд белән чыгарга кушты.

1 май көнне исә һәр авыл җирлеге зиратларда өмә үткәрә. Чүп-чардан котылу өчен махсус чүп чыгару машиналары хезмәте оештырылачак. Якыннары авыл зиратында күмелеп тә, үзләре шәһәрдә, читтә яшәүчеләрне дә күмәк өмәдә катнашырга чакыра авыл җирлекләре башлыклары.

Бакчачылык ширкәтләре территориясендә бакчачылар үзләре җыештыра. «Юл буйларының санитар торышына исә шушы юлны карап торучы оешма җаваплы», - дип аңлатты газета хәбәрчесенә район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров.

Социаль объектлар, шул исәптән мәктәпләр гадәттә кар эреп беткәнен, җирләр корытканын көтеп тормый. Кояш елмаю белән үк биек булып өелгән кар өемнәрен ыргыта башлый, кар астыннан чыккан чүпләрне җыеп, территорияне тәртипкә китерергә тотына. «21 апрель көнне күмәк шимбә өмәсе оештырдык. Ләкин инде, бу көнне көтеп тормыйча, апрель башыннан ук укучылар белән технология дәресләрендә территориягә чыгып эшли башладык», - ди Мусабай-Завод авылының мәктәп директоры Николай Марсалов. Башлангыч сыйныфларга эшнең җиңеле эләксә, югары сыйныф укучылары мәктәпнең төп санитарлары булып тора. X сыйныф укучысы Данил Нурлин: «Яз җитүгә кулга тырма, эш бияләе, капчыклар аласың инде ул. Өйдә дә капка төпләрен, ишегалларын җыештырасың, мәктәптә дә өмәдә катнашабыз», - ди. Аның сүзләрен сыйныфташы Илнур Шакирҗанов та җөпләде: «Әйе, кар ыргыту белән башланган иде язгы эшләр, өмәгә дә чыктык, хезмәт дәресләрендә дә, эш киемнәреннән килеп, мәктәп янында тырмалыйбыз, чүп җыябыз».

Тукай районының санитар комиссиясе кичә беренче рейдка чыкты. Кайбер тукайлылар кисәтү алырга өлгерде инде. 10 көн эчендә әлеге комиссия бөтен авылларны йөреп чыгарга планлаштыра. Санитар икеайлык исә май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев