Якты юл
  • Рус Тат
  • Авылларда каз өмәләре гөрли

    Соңгы елларда кош-кортны күпләп асрыйлар районыбыз авылларында. Җәй буе елга, күл буйларына сибелеп үскән каз-үрдәк авыл яшәешенә аерым ямь, бәрәкәт тә өсти.

    Безнең Кнәз авыл җирлегендә бу матур бәйрәмне быел ишегалды тутырып казлар үстерүче Мәдинә апа һәм Илдар абый Сабировлар оештырды.

    Быел 25 баш каз үстереп, безне барыбызны да өмәгә җыйган Мәдинә апаларның иркен ишегалдында көне буе күңелле мәшәкать тынып тормады. Авыл кызлары, киленнәр шаярыша-көлешә каз йолкыдылар. Аннан соң, көянтәләренә чистартылган ап-ак каз түшкәләрен асып, үзләре дә казлар кебек тезелешеп, ап-ак кар каплаган елга буена төштеләр. Авылыбызның "Наз" ансамбле кызлары аларны җырлый-җырлый озата бардылар. Узган елга да казларыбыз ишле, ил-көннәр имин, бәрәкәтле булсын дип каз канатларын сукмак кырыйлап сибеп бару да элеккедән калган матур гадәт. Ә кызлар, киленнәр каз түшкәләрен бәкегә салып чайкадылар. Бозлы суда чайкаган казларның ите йомшак һәм тәмле була, диләр халыкта. Елга буе җыр-музыкадан шаулап, гөрләп торды. Түгәрәк уеннары оештырып, җырлап-биеп күңел ачтык, бәйгеләр оештырдык. Ә уңган хуҗабикәбез Мәдинә апа безне мул сыйлы бәйрәм өстәле белән каршы алды. Башта йомшак каз итеннән пешкән шулпа белән сыйландык һәм каз мае белән майланган тәмле коймаклар белән чәй эчтек, аннан соң өлкән хуҗабикә Бибиәсма әби белән милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез турында сөйләшеп утырдык.

    Чыннан да, каз өмәсе - кешедә юмартлык, кунакчыллык, тыйнаклык, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияли торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Буыннардан-буыннарга кадерләп тапшырылып килгән күркәм традиция буенча безнең татар гаиләләрендә казны аеруча яратып, тәмен-җаен белеп үстерәләр. Җәй буе каз бәбкәләрен саклау мәшәкатен бөтен гаилә бүлешә: өлкәннәр дә, балалар да мәш килеп каз карый. Башта тилгәннән сакласа, аннан соң көн дә су буена алып төшә. Ә инде салкын көз җитеп җирне туңдыруга, түземсезлек белән беренче кар төшкәнне көтә башлый халык. Ниһаять, авылның әле бер, әле икенче башында каз каңгылдаган, күңелле шау-гөр ишетелә башлый. Әле бер, әле икенче йортта уңган киленнәр ярыша-ярыша каз йолка, уен-көлке тынып тормый. Гадәттә кызларның уңганнарын шундый бәйгеләрдә күреп-ошатып кайта торган булганнар һәм күп тә үтми яучы җибәргәннәр. Ә әбекәйләр мамыкның йомшагын гына сайлап, изге догаларына ихлас теләкләрен дә кушып кияүгә чыгасы оныкларына мендәрләр тутыралар. Каз канатларыннан иң шәп коймак майлагычлар чыга, кибеттә андыйны таба алмыйсың. Ә казны уңган хуҗабикәләр безнең якта аеруча тәмле итеп әзерлиләр. Каз мае белән майланган тәбикмәк-коймаклар, вак итеп киселгән өй токмачы белән пешерелгән каз шулпасы дисеңме - һәркайсы телеңне йотарлык. Тутырган каз - бәйрәм өстәлләрендә иң затлы ризык санала. Ә каклаган казлар, гадәттә, кыз һәм егет ягыннан да туй күчтәнәче буларак әзерләнә. Элек-электән һәр авыл каз каклаучы уңганнары белән дан тоткан, бүген дә шулай. Туй турында билгеле булуга, алдан ук сөйләшеп, заказын да биреп куялар.

    Каз үстерү җиңелдән булмаса да, шактый табышлы һәм абруйлы кәсеп. Базарда бер каклаган каз бәясе 1500-2000 сумнан да ким түгел. Безнең Татарстан совхозы поселогында бүген 30 гаиләдә каз-үрдәк үстерәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: