Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авылга солдат кайтты

Узган елгы көзге чакырылышта районнан армия сафларына алынган 87 ир-егетнең иң беренчесе - Татарстан поселогыннан Руслан Тәхәветдинов шушы көннәрдә туган авылына әйләнеп кайтты. Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп, әти-әнисенең, гаиләсенең йөз аклыгы, авылдашларының горурлыгы булып кайтты.

Солдат кайткан хәбәрне ишетү белән юлга кузгалдык. Куанычтан нишләргә белмичә янәшәсендә бөтерелгән әнисе, ике әбисе, улы белән сөекле хатынын аңларга була - ыспай гәүдәсенә килешеп торган хәрби киемнән чыннан да карап кына торышлы кече сержант Руслан Тәхәветдинов. Пермь өлкәсендәге 385нче гвардия Кызыл Байрак орденлы Богдан Хмельницкий исемендәге дивизия составында, II дәрәҗә артиллерия бригадасында взвод командирының ярдәмчесе вазыйфасында хезмәт иткән ул. Бер взводта хезмәт иткән 30 егетнең 10сы Чаллыдан булган. "Кайда гына булсак та, нинди генә задание үтәсәк тә бер-беребезнең ярдәмен тоеп тордык. Гомумән, зур тормыш мәктәбе ул - армия. Хәрби хезмәт дисциплинасына, төгәллеккә, җаваплылыкка өйрәтеп кенә калмый, кемнең кем икәнлеген танып белергә, сыналган чын дуслар табарга да ярдәм итә. Үзем хезмәт иткән батарея, взвод командирларын бары тик хөрмәт белән генә искә алам. Һәркайсыбызга игътибарлы, кайгыртучан булдылар. 2-3 көн саен пластик карточкалар үзебездәме, беркем дә кагылмаганмы, рәнҗетүче юкмы, марштан соң авыручылар юкмы - һәммәсен тикшереп кенә тордылар. "Дедовщина" дигән әйбернең эзе дә булмады. Фикерем шул - һәр ир-егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Якыннарыңның, яраткан укытучыларыңның йөзенә туры карап сөйләшерлегең, теләсә нинди уку йортына ташламалы керү мөмкинлегең булу, теләсә нинди эшкә курыкмыйча урнаша алуың үзе бер бәхет. Еллар буе армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр боларның барысыннан да мәхрүм бит," - ди Руслан җитдиләнеп. Ул үзе хәрби хезмәткә бөтен яктан әзерлекле булып барган. Беренче сыйныфтан ук футбол, волейбол белән шөгыльләнгән, бераз үсә төшкәч, кикбоксинг, каратэ белән кызыксынып киткән, район ярышларында призлы урыннар да яулаган. «Татарстан» совхозы поселогы урта мәктәбендә алган физик әзерлек аркасында кырыс армия дисциплинасына да җиңел күнеккән. "Булачак солдатларга бер генә теләгем - спорт белән шөгыльләнсеннәр. 10ар чакрымга марш-йөгерүләр вакытында хәлдән таеп, артка калучыларга карап торуы ук кызганыч. Андыйлар бит сугышчан заданиеләр үтәгәндә коллективны кыен хәлгә куялар. Кайсысын җитәкләп, кайсысын күтәреп, әле кирәк-ярагы салынган капчыкларын да үз иңеңә салып йөгерергә туры килә. Андый солдатның үзенә дә бермә-бер кыен. Физик яктан көчле, чыныккан егетләрнең абруе да икенче бит иптәшләре алдында да, командирлар каршында да." Ә Русланның намус белән хезмәт итүен мактап дивизия командирыннан килгән рәхмәт хатларын әнисе Татьяна Юрьевна белән әтисе Рәсим Тәкый улы кадерләп саклыйлар. Абыйсы - милиция капитаны Ринат кебек үк төпчекләре дә йөзләренә кызыллык китермәгән. Гомумән 3 балаларын да хезмәт сөючән, тыйнак, игелекле итеп үстергәннәр Тәхәветдиновлар. Авылда да абруйлары зурдан. Татьяна Юрьевна 30 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче, Рәсим Тәкый улы 20 елдан артык "Кама Бекон" ҖЧҖтә ташчы булып эшли. "Улларыбызның чын ир-егетләр булып үсүендә әтисенең өлеше зурдан," - ди горурланып Татьяна Юрьевна. «Монда гаиләсе, яшь баласы калган аркылы Руслан армиягә үзе теләп китте. Аның киткән чагы абыйсының Чечен республикасына ярты еллык сугышчан командировкага китүе белән туры килде. Йокысыз, борчылып-елап чыккан төннәрем күп булды, бүген инде барысы да үтте, исән-имин әйләнеп кайтты улыбыз,» - ди ул яшь аралаш елмаеп.
Армия хезмәтеннән Русланны газиз әти-әнисе, әбиләре, абый-апалары белән бергә ут йотып сөекле хатыны - балалар бакчасында ук "күз төшергән" Гөлназы һәм 2 яшьлек улы Радмир да сагынып көтеп алганнар. "Аларның мәхәббәте Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәтенә тиң. Бакчада да, мәктәптә дә гел бергә булдылар, укып бетергәнче Гөлназның портфелен гел Руслан күтәреп йөрде. Мәктәпне тәмамлауга өйләнештеләр. Күз генә тимәсен бәхетләренә, Гөлназ безгә үз кызыбыз кебек," - дип сүзгә кушыла шушы йортта килене Татьяна белән 32 ел бергә яшәп, аларга балаларын туганнан алып карашып, тәмле ашлар пешереп эштән көтеп алган, бүген инде үзе килене һәм кече килене тәрбиясендә булган 80 яшьлек Әскапямал әбекәй. Татьянаның әнисе Хәдия апа да балалар турында сөйләп туймый.
Әйе, күз генә тимәсен, бер-берсенә карап туялмаган бу яшьләргә. Әнә инде киләчәккә планнар да коралар. Руслан хезмәт итеп кайтуга Гөлназ аның документларын үзе укый торган сәүдә-технология институтына тапшырган. Бергәләп укыячаклар, парлап эшкә урнашачаклар. Ә әбиләр, бабайлар матур гаилә традициясен дәвам итеп бәбиләрен үстерергә булышыр. Ә бүген барысы бергә куанышып, солдат уллары кайткан хөрмәткә бәйрәм табыны әзерлиләр. Кичкә бөтен туганнар җыеласы бу якты, нурлы өйдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев