Агач утырттык
Бу көннәрдә районда территорияне яшелләндерү эше бара. Юл кырыйларында яшь үсентеләрдән бер-бер артлы яңа буразналар барлыкка килә, алдагы елларда утыртылган рәтләр яңартыла.
Эш апрельнең 25ендә башланды. Беренче көнне Яңа поселогы мәктәбе, Сарман һөнәр колледжының поселоктагы филиалы укучылары агач утыртуга чыкты. Ул көнне өмәчеләр алты километрга якын араны үтте. Узган шимбәдә Яңа поселогы, Калмаш, Боерган, Калмия, Колыш, Күзкәй авыллары бюджет хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары авылларны тоташтыручы юл кырыйларына - барысы биш километр арага икешәр рәт итеп имән һәм тирәк үсентеләре утыртты. Бу атнада әлеге рәтләргә параллель итеп чыршы рәтләре дә өстәлде. Шушы ук юл белән тагын ике рәт ылыслы агач көзгә утыртылыр дип планлаштырыла.
Үсентеләр "Главтатдортранс" оешмасы заказы белән Түбән Кама урманчылыгыннан китерелде.
Агач утыртучылар янына без шимбә көнне чыктык. Калмашны чыгып бераз киткәч юлның уң ягында өмәчеләрнең беренче төркемен очраттык. Укытучылары Резедә Мәүҗитова һәм Рания Ибраһимова белән Яңа поселогы мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары икән. Барысы 60лап кеше иртәнге сигезгә үк бирегә килгәннәр. Бер-ике сәгать эчендә инде ярыйсы гына ара үткәннәр.
Юлыбызны Күзкәй ягына таба дәвам итәбез. Бераз китүгә тагын бер төркем күзгә чалына. Биредә Калмаш авылының мәктәп укучылары һәм укытучылары эшли икән. Калмаш балаларын бишенче сыйныфтан ук алып чыкканнар. Гомумән, агач утыртучылар төркемнәре юл яннарында басу буйлап сибелгән.
Рәтләрнең иң башында халык аеруча күп күренә. Биредә Күзкәй, Боерган, Колыш, Калмия авылларының бюджет хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, хәтта бакча балалары да бар. Бу төркемдә 180ләп кеше эшли. Бакча балалары дигәннән, юл кырыена килеп туктауга ук бер кырыйда тамак ялгап утыручы кечкенә малайларга күзем төшкән иде - барып сөйләшми булдыра алмадым. Күзкәйдән Линар Хәмәтов, Эрнест Шәрипов, Ильвир Вәлиев әниләренә ияреп агач утыртырга килгәннәр. Икесе беренче сыйныфта укый, берсе әлегә бакчада, киләсе елга мәктәпкә барырга җыена. Ничә төп үсенте утыртканнарын санап күрсәттеләр малайлар. Киләсе елга да чыгабыз әле, диделәр.
Өмәчеләр үсентеләрне җиргә төртә тордылар, машиналарга су тутырып чыгып, шунда ук сибү дә оештырылды. Өмәчеләрнең бөтен теләге: яшь агачлар тамыр җибәреп, үсеп кенә китсеннәр.
Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы урынбасары Заһидә Закированың хәбәр итүенчә, бу атнада Мәләкәскә керә торган трасса янына да дүрт меңләп төп чыршы утыртылган. Мәктәп укучылары, авыл җирлегенең бюджет хезмәткәрләре, "Ерыклы" коммуналь челтәрләре хезмәткәрләре чыккан.
Көзен Теләнче Тамак, Кызыл Байрак авылларының юл яннарында да яшь үсентеләр утырту планлаштырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 12:05Баш агроном Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.2100
-
27 февраль 2021 - 14:40Абруйлы мөгаллим Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.8400
-
27 февраль 2021 - 11:30Юлсызлык проблемасы Әҗмәкәй авыл җирлегендә юлсызлык проблемасы көнүзәк мәсьәлә. Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарында бу мәсьәлә аеруча кискен тора.8600
-
27 февраль 2021 - 11:20Әфган аш-суы нинди була? Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Теләнче Тамак авыл китапханәсендә үзенчәлекле чара узды. Бу көнне китапханә аш-су бүлмәсенә әверелде. Очрашуга килгән әфган сугышы ветераннары, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре әфган аш-суын әзерләделәр.6300
-
27 февраль 2021 - 10:50Олимпиада призеры Тукай районының Мәләкәс мәктәбе укучысы Хаҗиев Равил геология буенча олимпиаданың төбәк этабы призеры булды.5700
-
27 февраль 2021 - 10:10«Иң мөһиме – халык ышанычын саклау» «Көнкүрештә иң кирәкле әйбер – су. Кышкы салкыннарда торбалар бозланып, кешеләр сусыз утырырга да мөмкин. Мондый очракларда аларга без ярдәм итәбез», – ди «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директоры Риф Миңнекаев.6300
-
27 февраль 2021 - 09:40Проект якладылар Район башкарма комитетында район яшьләре үз эшләре буенча проектларын якладылар.5800
-
27 февраль 2021 - 08:20Сәбәп бер – мичне артык кыздыру Бәйрәм ялларында район территориясендә мунчалар януның ике очрагы теркәлде. 21еннән 22сенә каршы төндә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Биклән авылыннан хәбәр килә. Биредә мунчаның түбәсе, өйалды, чабыну урыны яна.6300
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.18000
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.20900
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.26000
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшәЯңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.15001
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.18900
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.18000
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшә Яңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.15001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика