Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

2014 елдан авылларны яктырту буенча яңа программа гамәлгә керә

Районда 2014 елда Теләнче Тамак, Круглое Поле, Биклән, Иске Абдул мәктәпләрендә ремонт ясалачак, Боерганда - клуб, тагын өч авылда ветеринария пунктлары төзеләчәк.

Тукай районы республика күләмендә гамәлгә ашырыла торган программаларның барысында да диярлек катнаша. Быел республика авылларын яктырту буенча яңа программа гамәлгә керә. Аның буенча республика күләмендә 225 млн сум, hәр муниципаль берәмлеккә 5 млн сум акча бүленә. Бу турыда бүген, 4 гыйнвар көнне, видеокиңәшмәдә ТР төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы hәм архитектура министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барган киңәшмәдә балалар бакчалары, ФАПлар төзу hәм башка программалар турында да сүз алып барылды. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Әсхадә Наврозова h. б. катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев