Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Үкенерлек булмасын

Шартлы рәвештә хөкем ителгән, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район буенча җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торган сигез кеше, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтеп, агымдагы елның тугыз ае эчендә җинаять җаваплылыгыннан азат ителде. Шартлы хөкем таләпләрен үтәмәгәннәр исә, киресенчә, иректән азат ителү урыннарына җибәрелде.

Төзәтү эшләренә тартылганнарның, шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең, нинди дә булса сәбәп белән җәзаны алу суд тарафыннан кичектерелгәннәрнең тәртибен нәкъ менә шушы инспекция контрольдә тота. Закон бозучыларның кайберләре үз гаепләрен аңлап, хокук сакчылары күзәтүендә булган вакытта үзен бары яхшы яктан гына күрсәтеп, җинаять җаваплылыгыннан котылуга ирешә. Кайберләре исә яңадан беркайчан да хокук бозмыйм, закон кысаларыннан читкә чыкмыйм дип вәгъдәләр бирүенә карамастан, тагын кырын юлга баса. Быел сигез кеше җинаятьче дигән исемнән котылу бәхетенә ирешсә, биш кеше, киресенчә, иректән мәхрүм ителү урыннарына җибәрелде.

Мисаллар гыйбрәт алырлык. Район авылларының берсендә яшәүче берничә мәртәбә хөкем ителгән Х.га урлашканы өчен узган елның сентябрендә суд 2 ел шартлы хөкем ителү белән бергә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Әлеге гражданинга һәрдаим теркәлүгә килеп йөрү мәҗбүри итеп куела. Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләренең әңгәмәләр үткәреп торуына, күпсанлы кисәтүләренә дә карамастан, ир-ат шартлы хөкем таләпләрен боза. Нигезле сәбәпләре булмаган килеш теркәлүгә килмәгән өчен узган елның декабрендә Х.га шартлы хөкемне үзгәртү турында кисәтү җибәрелә. Ләкин җавапка тартылучыга бу гына тәэсир итми күрәсең - өч-дүрт ай үтүгә ул исерек хәлдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана һәм аңа карата административ беркетмә төзелә. Һәм тагын шартлы хөкемне гамәлдән чыгару турында рәсми кисәтү языла. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный, яңадан закон бозмаска вәгъдә бирә. Ләкин чираттагы теркәлүгә тагын килми. Нәтиҗәдә суд Х.га эшкә урнашырга, спиртлы эчемлекләр кулланыла торган урыннардан читтәрәк йөрергә дигән өстәмә бурычлар билгели. Ләкин төзәләсе урынга, ул ике ай эчендә шартлы хөкем таләпләрен өч тапкыр боза. Бу юлы инде район суды Х.га карата шартлы хөкемне чыннан да гамәлдән чыгарып, аны ике елга ирегеннән мәхрүм итә.

Икенче очракта да шартлы хөкем ителүче үз гаебе белән янәдән төрмәгә эләгә. Түбән Кама шәһәр суды М.ны 7 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итә. 2011 елның маенда, хөкем ителүченең калган 1 ел да 3 ае Яр Чаллы федераль шәһәр суды карары белән 2 ел төзәтү эшләренә алмаштырыла. Шуңа өстәп, хөкемгә тартылучы хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына күчереп барырга тиеш була. М. әлеге шартлар белән таныштырыла, ул аларны үтәргә, җәзаларны үтәтү инспекциясе рөхсәтеннән башка эштән китмәскә, яшәү урынының үзгәрүе турында ун көн эчендә хәбәр итәргә сүз бирә.

Төрмәдән чыкканнан соң аңа югалган документларын кире торгызуда ярдәм күрсәтелә, М. Тукай районының бер поселогында гаилә белән яши башлый. Эшкә урнаша, яхшы гына хезмәт хакы ала башлый. Ләкин мондый шартларга ул 8 ай гына түзә. Җәзаларны үтәтү инспекциясен кисәтмичә генә эш урыныннан китә, спиртлы эчемлекләр куллана башлый. Бу гаиләсенең дә таркалуына китерә. Шулай итеп, ул тагын яшәү урынсыз кала. Инспекция аңа "Перекресток" адаптация үзәгенә юллама бирә. Ләкин хөкем ителүче анда барып торуны кирәк санамый. Күптөрле кисәтүләр дә, аңлату эшләре дә бернинди уңай нәтиҗә бирми. Инспекция әлеге гражданинны иректән мәхрүм итүне сорап район судына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, суд хөкем ителүчене кабат иректән мәхрүм ителү урынына озата.

Боларга охшаш мисаллар аз түгел. Җинаять кылуыңа да карамастан, билгеле шартларда сине иректә калдырып, төзәлү мөмкинлеге биргәннәр икән - ихтыяр көчеңне җыеп, начар гадәтләреңне җиңеп, нигә аннан файдаланмаска? Бәлки алда әйтелгән юллар аша үтеп иректән мәхрүм ителгәннәрнең бүген күбесе үкенә торгандыр - ләкин соң инде. Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре мондый үкенечле хәлләрнең булмавын, суд куйган таләпләрнең үтәлүен телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун џђм хокук тђртибе