Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Оятсыз рәвештә сурәтләнгән Шүрәле белән Су анасын прокуратура тикшерә

Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк. Татарстан прокуратурасы татар әкиятләрендәге геройларның сексуаль характерда сумкаларга төшерелү турындагы гаммәви матбугат чараларында ике тапкыр басылган хәбәрне тикшерә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча Казанда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз улында кибеттә яңа сувенирларны тәкъдим...

Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк.

Татарстан прокуратурасы татар әкиятләрендәге геройларның сексуаль характерда сумкаларга төшерелү турындагы гаммәви матбугат чараларында ике тапкыр басылган хәбәрне тикшерә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча Казанда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз улында кибеттә яңа сувенирларны тәкъдим итү вакытында бүләккә бирелгән рәсемле сумкасын күрә. Рәсемдә татар әкиятләре геройлары - Шүрәле һәм Су анасы әдәпсез сурәтләнгән.

Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев