9 октябрь 2017 яңалыклары
-
Эчке эшләр министрлыгы тукайлыларның фикере белән кызыксына
Бүгенге көндә эчке эшләр органнары эшчәнлеге барышының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын ачыклау өчен иҗтимагый фикерне сораштыру төп күрсәткеч булып тора. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы халык арасында сораштыру үткәрә. Аның төп максаты - аерым кешеләрнең куркынычсызлыгы дәрәҗәсен һәм республика полиция хезмәтеннән халыкның ни дәрәҗәдә канәгать булуын ачыклау....
-
Оятсыз рәвештә сурәтләнгән Шүрәле белән Су анасын прокуратура тикшерә
Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк. Татарстан прокуратурасы татар әкиятләрендәге геройларның сексуаль характерда сумкаларга төшерелү турындагы гаммәви матбугат чараларында ике тапкыр басылган хәбәрне тикшерә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча Казанда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз улында кибеттә яңа сувенирларны тәкъдим...
-
Узган атнаның иң күп укылган мәкаләләре тупланмасы
Ришат Төхвәтуллинны Тукай районыннан Әминә әби Илһам Шакировка тиңләде Маленький татарин покорил зрителей программы «Лучше всех» До завершения конкурса «Осеннее изобилие» остались считанные часы! День пожилых в поселке Комсомолец Тукаевского района ФОТО Самой пожилой жительнице Тукаевского района Фатыйме Мухамметгариповой 102 года «Безнең дә бар иде яшь чаклар»... Сәмәкәй авылы өлкәннәре...
-
Тукай районында пенсионерлар саны ел саен 230 кешегә арта бара
Россия пенсия фондының Тукай районы бүлегендә 11259 пенсионер исәптә тора. Шуларның 84 проценты пенсия яшенә җиткән тукайлылар. Агымдагы елның 1 августына алынган бу саннарны Тукай районы Пенсия фонды бүлеге начальнигы Раил Тимербаев аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте. Шунысын да искәртик, пенсия алучылар саны елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2013 елның гыйнварында районда...
-
Бүген - Бөтендөнья почта көне
Бүген Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Ул һәр елны 9 октябрьдә уздырыла. Әлеге истәлекле дата 1969 елны Бөтендөнья почта берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Фотографияләрдә Тукай районы Мәләкәс авылы почта бүлеге начальнигы Любовь Асылгәрәева һәм "Якты юл" газетасы әбунәчесе Лидия Фәретдинова.
-
ХАТЫН-КЫЗ ҮЗ ГОМЕРЕНДӘ НИНДИ СҮЗЛӘР ИШЕТӘ?
Хатын-кыз үз гомерендә нинди генә сүз ишетми! Ул туганчы ук бу сүзләрне ишетә башлый һәм алар аны гомеренең ахырына кадәр озата бара. "Интертат" кыз бала ишеткән сүзләрне барлады. Татьяна ВОЛКОВА рәсемнәре. intertat
-
9 октябрьгә һәм әлеге атнага Тукай районында һава торышы фаразы
Бүген, 9 октябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 13 градус җылы, төнлә +5 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр тизлектә. Иртәгә кояшлы, +12 градус, атна дәвамында яңгыр явуы ихтималы юк диярлек, дип фаразлый sinoptik.com сайты. Атнагыз хәерле булсын!