Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Күршесен үтергән ир-ат сигез ел гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк

Яр Чаллыда бер фатирда яшәүче ике гаилә бер-берсе белән уртак тел таба алмый, алар арасында һәрвакыт низаг чыга. Ә 8 гыйнвар көнне бер күршенең үтерелгән гәүдәсен Кнәз авыл җирлеге территориясендә урнашкан басудан - Тогаево авылыннан 600 метрлап читтән табалар. Кеше гомерен өзүдә, гаепле дип табылган 29 яшьлек ир-атка карата суд...

Яр Чаллыда бер фатирда яшәүче ике гаилә бер-берсе белән уртак тел таба алмый, алар арасында һәрвакыт низаг чыга. Ә 8 гыйнвар көнне бер күршенең үтерелгән гәүдәсен Кнәз авыл җирлеге территориясендә урнашкан басудан - Тогаево авылыннан 600 метрлап читтән табалар. Кеше гомерен өзүдә, гаепле дип табылган 29 яшьлек ир-атка карата суд карар чыгарды - җинаятьче 8 ел гомерен каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Хөкем ителгән ир судта үз гаебен тулысынча таный. Ул җинаять кылуга китергән сәбәпләрне, фаҗиганең ничек килеп чыгуын барысын да сөйләп бирә. Суд теркәгән материаллардан күренгәнчә, малосемейкада ир-ат хатыны һәм ике кечкенә баласы белән яши. Ул көнне алар гаиләләре белән авылда булалар. Аскы катта яшәүче күршеләре сездән су агып төшә, дип шалтыраткач, Чаллыга кайталар. Фатирга керүгә тулы тәртипсезлеккә юлыгалар: идәндә кан, туалетның унитазы җимерелгән, аннан су ага, күршеләр исерек. Ир-ат, исемен А. дип алыйк, күршеләреннән фатирда тәртип урнаштыруны сорый. Үзе участковыйга, ЖЭКка барып килә. Кичке сәгать 8ләрдә тагын бәхәс килеп чыга. А. машина белән танышын алып килә. Аннары алар, зыян күрүче В.ны утыртып, шәһәрдән читкә алып чыгып китәләр. В.ны машинадан чыгаралар, аны аяк чалып егалар. В. аларга яный. А. гаиләсе, балалары өчен куркып, В.ның муенына бардачокта яткан пычак белән кадый, башына тибә. Аннары яшәү билгесе бирмәгән В.ны, куаклар арасына өстерәп кертә. Эшләгән гамәленнән шок хәлендә калган А., бу турыда хатынына, әтисенә сөйли, эшендә дә яшерми.

Суд материалларында А.ның тәртипсез тормыш рәвеше алып баруы турында әйтелми. Киресенчә, шаһитлар аның яхшы әти, җаваплы хезмәткәр булуы турында сөйлиләр. Ә үтерелгән В. исә, амораль яшәү рәвеше алып барган, һәрдаим спиртлы эчемлекләр кулланган, тавыш чыгарган, беркайда да эшләмәгән дип билгеләнә. Суд хөкем карары чыгарганда, әнә шуларны истә тота. Шулай ук хөкем ителүченең гаебен тануы, җинаятьне ачуда тикшерүчеләргә ярдәм итүе һәм аның карамагында балигъ булмаган ике бала булуы да искә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев