28 май 2016 яңалыклары
-
Районның 23 укучысы тантаналы рәвештә паспорт алды
Районда 14 яше тулганнарга паспортлар тапшыруны тантаналы төстә оештыру күркәм гадәткә әверелде. Шушы көннәрдә хакимият бинасының утырышлар залында әлеге тантананың чираттагысы узды.
-
Күршесен үтергән ир-ат сигез ел гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк
Яр Чаллыда бер фатирда яшәүче ике гаилә бер-берсе белән уртак тел таба алмый, алар арасында һәрвакыт низаг чыга. Ә 8 гыйнвар көнне бер күршенең үтерелгән гәүдәсен Кнәз авыл җирлеге территориясендә урнашкан басудан - Тогаево авылыннан 600 метрлап читтән табалар. Кеше гомерен өзүдә, гаепле дип табылган 29 яшьлек ир-атка карата суд...
-
Игътибар: юлда балалар!
Балаларны юлда һәм транспортта травмалар алудан саклау максатыннан 20 майдан районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы игълан ителде. Ул җәйге каникуллар башында, 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны автомобильдә йөртүгә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча игътибар итәчәк. Шулай ук...