Кармакка эләгүчеләр булганда, алдау ысуллары да арта тора
Бушлай сыр - капкында гына Күптән түгел Сосновый Бор поселогында яшәүче хатын-кызга улының зур күләмле бурычы барлыгын, аны түләмәсә, баласына начар булачагын белдереп, билгесез кеше телефоннан шалтырата. Ул әлеге хатын-кызга 27 мең сум акча күчерергә куша, ханым шулай эшли дә. Бу турыда район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена әлеге ханымның...
Бушлай сыр - капкында гына
Күптән түгел Сосновый Бор поселогында яшәүче хатын-кызга улының зур күләмле бурычы барлыгын, аны түләмәсә, баласына начар булачагын белдереп, билгесез кеше телефоннан шалтырата. Ул әлеге хатын-кызга 27 мең сум акча күчерергә куша, ханым шулай эшли дә. Бу турыда район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена әлеге ханымның кияве хәбәр итә.
Аннан алданрак кына Яңа поселогында яшәүче 68 яшьлек хатын-кыз белән шуңа охшаш хәл килеп чыга. Билгесез кеше үзен прокуратура тикшерүчесе дип таныштыра. «Улыгыз белән күңелсез хәл килеп чыкты, акча түләсәгез, җинаять эшен кузгатмый калырга була», - ди ул. Сөйләшүдән соң билгесез ир-ат әлеге хатын-кыз белән очрашуга килә һәм аның 15 мең сум акчасын алып китә.
Соңгы вакытта халыкны бу рәвешле алдау, ягъни социаль мошенниклык очраклары көннән-көн ешая. Алдакчылар җиңел юл белән баюның яңа төрле ысулларын уйлап таба торалар, дип белдерәләр район буенча Эчке эшләр бүлегеннән. Шуларны истә тотып, ТР Эчке эшләр министрлыгы 15 февральдән «Сак булыгыз: мошенник!» дигән акция дә игълан итте. Ул 12 мартка кадәр дәвам итәчәк. Алдакчылар кармагына эләгүдән саклану өчен хокук сакчылары тукайлыларга үз киңәшләрен бирәләр.
Өлкәннәрнең милекләрен урлау - аеруча киң таралган очракларның берсе
Гадәттә мошенниклар социаль хезмәткәрләр, төрле товар сатучылар булып башта өлкәннәрнең ышанычын яулыйлар, аннары торакка үтеп, милекләрен урлыйлар. Шулай ук бозым чыгарам дип, кыйммәтле әйберләр, зур акчалар сорыйлар. Үз дигәннәренә ирешкәннән соң, «дәвалаучылар» эзсез югалалар. Мошенниклар чир һәм үлем белән куркытырга да күп сорамыйлар, аннан котылу өчен могҗизалы препаратлар, ризыклар тәкъдим итәләр. Истә тотыгыз: медицина препаратлары алганда, мәҗбүри рәвештә табиб белән киңәшләшү кирәк.
Үзләрен социаль хезмәткәрләр дип таныштыручылар гадәттә пенсиягә акча өстәлү, ветераннарга премияләр бирү турында сөйлиләр, акчалар югалмасын өчен аны «пенсионерлар өчен генә» өйдә алмаштыру хезмәтен тәкъдим итәләр.
«Кыйммәт булмаган» бәягә шикәр комы, карабодай ярмалары сатып йөрүчеләр дә очрый. Тагын шундый продуктлар алып киләбез дип, алар алдан акча да алып чыгып китәләр.
Мондый хәлләр булмасын өчен якыннары өлкәннәргә чит кешеләр белән аралашмаска, ә инде күңелсезлеккә тарыганда полициягә хәбәр итәргә кирәклеген даими искәртеп торырга тиеш.
Таныш булмаган кешеләргә беркайчан да ишек ачмагыз. Ремонт хезмәтләреннән диючеләрнең таныклыкларын тикшерегез, оешмага шалтыратыгыз. Униформа гына әле берни турында да сөйләми. «Янгын!», «Коткарыгыз!» дип кычкырулар да тозак булырга мөмкин. Шулай ук су, дару сорап, кемнеңдер хәле начар дип, ашыгыч ярдәм чакыртам дип алдап фатирга үткән очраклар да бар. Әгәр инде чит кеше бусагадан атлый икән, аның бер хәрәкәтен дә күздән ычкындырмагыз.
«Якыныңны бәладән коткару өчен акча кирәк»
Бу ысулдан да мошенниклар бик оста файдалана. Мондый шалтыратулар гадәттә өлкән яшьтәге ата-аналарга килә. Баласының авыр хәлдә булуын күз алдына китереп, ул, уйлап та тормыйча, соңгы акчаларын да чыгарып бирә. Мондый вакытларда иң беренче үзеңне кулга алып, якыныңның телефон номерын җыярга, хәлгә ачыклык кертергә кирәк. Телефоннан шалтыратучыга якыныгыз гына җавап бирә алырлык сорау биреп карарга да була.
«Приз оттыгыз»
Мондый төр СМСлардан алдану да озак түгел. Гадәттә призны алу өчен абонент номерына беренчел сумманы салырга кушалар. Шул рәвешле 3 мең, 5 мең сум күләмендә акча күчерү очраклары республикада байтак.
СМС аша үтенү
Бу да киң таралган очрак. Мәсәлән, «Минем проблема килеп чыкты, шундый номерга шалтырат, әгәр алмаса, ул номерга шундый сумманы сал да, кире җый» дигән эчтәлекле СМС килә. Күрсәтелгән телефонга акча салучы, әлбәттә, аны югалта.
Тәҗрибәдән күренгәнчә, мошенниклык белән, нигездә, төрмәләрдә утыручылар шөгыльләнә.
Телефоннар, компьютерлар һәм электрон архивлар да сезнең турыда бик күп мәгъ-
лүмат тупларга ярдәм итә. Сезнең турында күп беләләр икән - бу да шикле күренеш. Мисал өчен, сезгә имеш тә поликлиникадан шалтыратып, үзегездә яки якын кешегездә яман чир табылу турында әйтәләр икән - ышанмагыз. Чын табиб беркайчан да диагнозны телефон аша хәбәр итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев