6 март 2017 яңалыклары
-
Татфондбанк мәсьәләсен чишкәндә хокукый алымнар гына кулланылачак – Илдар Халиков
Премьер-министр сүзләренчә, беренче чиратта банк активларын ачыкларга һәм кредит бирүчеләргә максималь бәядән түләү өчен сатып алучы табарга кирәк. Республика Премьер-министры банкның зыян күргән кертемчеләре белән очрашуда әлеге вәзгыятькә карата үз карашын белдерде. Аның сүзләренчә, ике мөмкин булган процесс бар. Беренчесе - Үзәк Банкның Татфондбанк һәм башка оешмаларның лицензиясен тартып алу...
-
Данир Сабиров: "Төркемемнең дә, йортымның да финанс директоры – хатын"
Ир-атларны "биетә" торган бәйрәм дә якынлаша. Алар сөйгәннәренә нинди бүләк әзерлиләр икән? 8 март көнне икенче ярларын ничек шаккатырмакчы булалар? Шул турыда Данир Сабировтан сораштык. - Бәйрәм алдыннан хатынымны бераз мактап алыйм. Миләүшәм - төркемнең директоры, минем уң кулым, сул кулым, башым-аягым, аннан башка минем бер эшем дә бармый. Мәктәпне...
-
Таулы Дөреш авылыннан Миңҗамал Хәсәнова бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте
Узган шимбәдә Тукай районы Иске Дөреш авылында гомер итүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының толы Миңҗамал Гыйниятулла кызы Хәсәновага 100 яшь тулды. Аны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, Ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Илнар Бакиров, социаль яклау идарәсе вәкиле, авылдашлары, туганнары котлады. Биш вакыт намазлы, уразалы...
-
Олы Шилнә авылында мунчадан ут чыгып йорт янып бетә
Бүген иртәнге 6 тулганда Тукай районы Олы Шилнә авылында янгын чыга. Титов урамында бер түбә астында төзелгән мансард этажлы йорт һәм мунча тулысынча диярлек янып бетә. Бары стеналары гына торып кала. Зыян күрүчеләр юк. Янгын мунча ягыннан килеп чыккан, дип хәбәр итте "Якты юл" газетасына күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән...
-
Тукайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Бүген Тукай муниципаль районы хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдә тукайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Елкин Виктор Петрович - Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Кама Беконы" ҖЧҖ тракторист-машинисты фидәкарь яхшы хезмәте һәм агросәнәгать үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Сәхәбиев Вафир Раиф улы...
-
Мәләкәс авылы «Питрау» балалар фольклор ансамблен Мәскәүгә чакырганнар
Тукай районы Мәләкәс авылының «Питрау» балалар фольклор ансамбле тагын бер зур җиңүе белән уртаклашты. Алар әле җәй көне үрнәк ансамбль исеменә лаек булган иде. 2 март көнне исә «Шатлык» яшьләр үзәгендә үткән шәһәркүләм «Талантлы шәһәр» исемле конкурсның 2 турында катнашты. 6 мартта Яр Чаллы шәһәрендә үткән «Россия Талантлары» ачык халыкара...
-
Район ир-атлары гүзәл хатын-кызларыбызны ничек котлый?
Гүзәл затларны 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән кем ничек котлый? Районның ир-атларына без шундый сорауны бирдек.
-
Югары Байлар авылында гөрләтеп спектакль куйдылар
"Гайфи бабай, өйлән давай" комедиясенең (Г. Зәйнәшева) артистлары - авыл халкы үзе! Режиссеры - Югары Байлар авылы клуб мөдире Әлфия Дөлфәнурова.
-
Кармакка эләгүчеләр булганда, алдау ысуллары да арта тора
Бушлай сыр - капкында гына Күптән түгел Сосновый Бор поселогында яшәүче хатын-кызга улының зур күләмле бурычы барлыгын, аны түләмәсә, баласына начар булачагын белдереп, билгесез кеше телефоннан шалтырата. Ул әлеге хатын-кызга 27 мең сум акча күчерергә куша, ханым шулай эшли дә. Бу турыда район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена әлеге ханымның...