Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Инспекция кушуын үтәмәгәннәр ирекләреннән мәхрүм ителде

Агымдагы елның алты аенда җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша шартлы рәвештә хөкем ителгән 182 кеше үткән. Инспекция күрсәтмәләре нигезендә суд 6 кешене шартлы хөкемнән азат икән. 9 кеше Россия Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистия кысаларында азат ителгән. Инспекциядә исәптә торган 13 кеше исә җәзаны үтәү чорында тиешле...

Агымдагы елның алты аенда җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша шартлы рәвештә хөкем ителгән 182 кеше үткән. Инспекция күрсәтмәләре нигезендә суд 6 кешене шартлы хөкемнән азат икән. 9 кеше Россия Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистия кысаларында азат ителгән. Инспекциядә исәптә торган 13 кеше исә җәзаны үтәү чорында тиешле кагыйдәләрдән тайпылган өчен иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелгән.
Мәсәлән, Круглое Поледа яшәүче И. әнисенә үтерәм дип янаган өчен 2013 елның маенда бер елга сынау срогы белән шартлы хөкем ителгән. Суд карары нигезендә, ул һәрдаим инспекциягә килеп теркәлеп торырга тиеш булган. Ләкин ир-ат инспекция кушуын үтәмәгән, бик еш спитрлы эчемлекләр кулланган. Шул ук елның ноябрендә аның сынау срогы озынайтылган, мәҗбүри рәвештә алкоголизмнан дәвалануга җибәрелгән. Ләкин әлеге ир ике ай эчендә җәза үтү шартларын тагын берничә тапкыр бозарга өлгергән, наркологта дәвалану курсын үтмәгән, нәтиҗәдә ул бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Тагын бер мисал. Калмиядә яшәүче Ж. алимент түләмәгән өчен 2013 елның декабрендә биш айга төзәтү эшләренә тартылган. Суд шулай ук хезмәт хакының биш процентын дәүләт файдасына басып калырга дигән карар чыгарган. Ир-ат җәзаны үтәү чорында инспекция кушкан кагыйдәләрне үтәргә, хокук бозмаска ышандырган. Ләкин вәгъдәләр берсе дә үтәлмәгән: ир эшләмәгән, эчкән. Шулай итеп, суд аңа карата да ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарырга мәҗбүр булган. Хокук бозып та, сиңа иректә калу мөмкинлеге бирелгән икән, тиешле таләпләрне үтәргә чакыра җәзаларны үтәтү инспекциясенең район буенча филиалы башлыгы Альберт Гермес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун җәмәгать тәртибе хокук тђртибе