Мәчетебез халыкны берләштерә
Айлар солтаны Рамазанның да уртасына җиттек. Коръәни Кәримдә Рамазан аенда тәмугъ ишеге ябылыр, җәннәт ишекләре ачылыр, ураза тотканнарның гөнаһлары гафу ителер, диелгән. Үзебезнең җирлек мисалында шуны яхшы тоям: ураза тотучылар саны ел саен арта бара, сөенечлесе – яшьләр арасында да бар алар. Район мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре үткәрелүен дә ишетеп-белеп торабыз. Шушы мәҗлесләр вакытында кардәшләребез динебез турында ишетә, вәгазь тыңлый, Коръән укыла, туганнар, авылдашлар очраша. Хәзер тарихлардан укып беләбез: ни генә булмасын, динебез милләтне саклаган. Мәчетләр җәмәгать тормышының үзәге булган.
Безнең Күзкәй мәчете дә зур үзгәрешләр кичерә. Дистәләгән еллар авылга дин хезмәте күрсәткән муллабызга зур рәхмәтләр әйтеп, аның урынына югары белемле яшь ир-егет – авылыбыз улы Илнур Фәрхетдиновны сайлап куйдылар. Ул мәчетебезне чын тәрбия урыны итү өчен җан-фәрман тырышып йөри. Биредә бик матур ремонт ясалды. Дини белем бирү, бер үк вакытта никах, исем кушу, ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен, зур булмаса да, мөмкинлектән чыгып, махсус зал булдырылды. Бер бүлмәдә ризык әзерләү өчен менә дигән кухня эшләнеп, аңа бөтен кирәк-ярак сатып алынды.
Мәчеткә олылар белән бергә яшьләр дә йөри. Өлкәннәребездә тормыш тәҗрибәсе зур булса, яшьләрдә гыйлем көчле. Кайчакларда дингә үзгәрешләр кертергә тырышалар дигән сүзләр ишетелә. Юк, гыйбадәтләр үзгәрми, әлбәттә. Ә менә заман тудырган уңайлыклар буларак, динебезне аңлату, тарату ысулы үзгәрә. Мөнбәрдән вәгазь сөйләү белән бергә интернет кулланыла, безнең мәчетнең дә үзенең сайты булдырылды. Шунда аралашабыз, фикер уртаклашабыз. Соңгы вакытларда һәр җомга шул сайттан имам-хатыйбыбызның вәгазен тыңлыйбыз. Мәгънәле, күңелгә үтә, уйландыра торган темалар таба ул.
Узган шимбәдә мәчеттә чираттагы ифтар мәҗлесе булды. Бу кадәр күп кеше килер димәгән идем, нурлы, җылы мохитле Аллаһ йортына йөрүчеләр арткан. Илнур хәзрәт ачык йөз белән каршы алып тора. Авылдашларның шатланып очрашуларын күреп торуы ук күңелле. Пандемия байтак вакытка өйләребезгә бикләде шул безне.
Коръән сүзләре укучының мәкаме, ихласлыгы белән күңелне биләсә, вәгазь эчтәлеге, сайланган темасы, һәрберебезгә кагылган нәсыйхәт сүзләре белән җәлеп итә. Ифтар мәҗлесендә имам-хатыйпның вәгазе яшьләрне генә түгел, өлкән яшьтәгеләрне дә уйландырырлык иде. Беренчедән, аны тыңлавы рәхәт: саф әдәби тел, фикер эзлеклелеге игътибарны җәлеп итә. Икенчедән, сүз сөреше күбрәк яшәешебез, үзаралый һәм тормышка мөнәсәбәтебез турында иде. Хәдисләрдән, тормыштан мисаллар китереп, ул рухи проблемаларыбыз турында да яшерми сөйләде.
Авыз ачу өчен бай нигъмәтле өстәл әзерләнгән. Зал зур булмаса да, утызлап кеше сыйды. Авылдашларыбыз Тәгъзимә Гыйззәтуллина, Кәүсәрия Хафизова тәмле бәлешләр пешереп алып килгәннәр. Аяк өсте торып сыйладылар уразачыларны.
Бер күңелле мизгел турында уйланып кайттым. Хатын-кызлар гөр килеп өстәл җыештыралар һәм бер үк вакытта ялгыз яшәүчеләргә, авыру кешеләргә ифтар күчтәнәчләре әзерлиләр. Рамазан – изге гамәлләр ае бит. Ә ир-атлар тәрәвихка кадәр намаз уку залына җыелдылар. Хәл-әхвәл сорашалар, бакча эшләре турында сөйләшәләр. Шундый манзара күз алдына килде: әйтерсең лә бер әнкә балалары туган йортларына җыелганнар да рәхәтләнеп аралашалар, фикер уртаклашалар. Ул арада Илнур хәзрәт белән сөйләшеп алам. «Яшьләрне, балаларны тартасы килә. Җәйге каникулларда алар белән туган авыл җирләрен, туган як табигатен өйрәнү походларына бару нияте бар. Сабый чактан күңелгә кергәннәр гомер буе күңелдә саклана, тәрбияви әһәмияте дә зур, балаларыбыз авылны яратып үссеннәр. Дөрес, берьялгызың гына әлләни майтарып булмый, теләктәшләр табармын дип ышанам» – ди ул. Нияте изге, тормышка ашар. Чөнки Илнур хәзрәтнең җиңнәре сызганулы, уй-планнары ныклы. Мәчетебез авыл халкының яратып, үз итеп йөрү урынына әйләнер дип ышанасы килә.
Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.
/ Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев