1 май 2021 яңалыклары
-
Мәчетебез халыкны берләштерә
Айлар солтаны Рамазанның да уртасына җиттек. Коръәни Кәримдә Рамазан аенда тәмугъ ишеге ябылыр, җәннәт ишекләре ачылыр, ураза тотканнарның гөнаһлары гафу ителер, диелгән. Үзебезнең җирлек мисалында шуны яхшы тоям: ураза тотучылар саны ел саен арта бара, сөенечлесе – яшьләр арасында да бар алар. Район мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре үткәрелүен дә ишетеп-белеп торабыз. Шушы мәҗлесләр вакытында кардәшләребез динебез турында ишетә, вәгазь тыңлый, Коръән укыла, туганнар, авылдашлар очраша. Хәзер тарихлардан укып беләбез: ни генә булмасын, динебез милләтне саклаган. Мәчетләр җәмәгать тормышының үзәге булган.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
-
Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!
Бу язгы бәйрәм һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек билгесе булып торды һәм шулай булып кала. Тынычлык, хезмәт, бер-береңә хөрмәт – тормышта мәңге үзгәрмәс кыйммәтләр, җәмгыятьнең үсеш нигезе.