31 март 2021 яңалыклары
-
Апрель аена намаз вакытлары
Апрель аена намаз вакытлары
-
Зирәкләр уены
Татарстан Республикасында «Мәгариф» милли проектын үстерү максатларында, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән, мәктәпләрдә шахмат зоналары булдыру буенча проект старт алды.
-
Архив бинасының видео-күзәтү җайланмаларын ватканнар
Район Эчке эшләр бүлеге штабыннан хәбәр итүләренчә, узган атнада дежур частька 123 мөрәҗәгать кергән.
-
Социаль пенсияләр арта
1 апрельдән дәүләт тәэминатындагы социаль пенсияләр 3,4 процентка арта. Тукай районында әлеге арту 878 пенсионерга һәм социаль түләүләр алучы 860 кешегә кагылачак.
-
Мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде
Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан район башлыгы Фаил Камаев Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты режиссеры Раилә Закировага, Мусабай Завод авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ильмир Ямаловка «Мактау кәгазе» тапшырды.
-
Үзара салым: кайда күпме?
26 мартка 23 авыл җирлегеннән 22 млн 312 мең 250 сум үзара салым акчасы кергән. Бу – җыелырга тиешле сумманың 95 проценты.
-
Язгы ташу тыныч узармы?
Язгы ташуга әзерлекне алдан күрү хәерле. Юньле хуҗа үз йорт-җиренең төзеклеген кайгыртып, өе, абзар-курасы тирәли канау казып чыккан кебек, предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да үз территорияләрен язны каршы алырга әзерләргә тиешләр.
-
Вакцина ясау дәвам итә
Тукай районы үзәк дәваханәсендә коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Бүгенге көнгә барлыгы 818 кеше вакцинаның беренче компонентын, ә 303 кеше икесен дә алырга өлгергән. Район буенча барлыгы 20294 кешегә вакцина кадау күздә тотыла.
-
Районга татар эшмәкәрләре килә
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең бөтенроссия җыенында катнашучылар 1 апрельдә Тукай районына килә. Җыен 31 март-2 апрель көннәрендә үтә. Анда Татарстаннан һәм Россиянең 36 регионыннан фермерлар һәм кече эшмәкәрләр – барысы 500 кешенең килүе көтелә.
-
Газетага язылу башлана
1 апрельдән 2021 елның икенче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башлана.