Районга татар эшмәкәрләре килә
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең бөтенроссия җыенында катнашучылар 1 апрельдә Тукай районына килә. Җыен 31 март-2 апрель көннәрендә үтә. Анда Татарстаннан һәм Россиянең 36 регионыннан фермерлар һәм кече эшмәкәрләр – барысы 500 кешенең килүе көтелә.
Тукай районында бизнес вәкилләре дүрт маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Алар «Миңнехуҗина», «Миңнеханов», «Ханов», «Закиров», «Фәррахов» фермер хуҗалыкларына, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә, Орлык заводына, «ТМИМ», «Сокол» ҖЧҖләренә, яңа төзелгән «Тургай» балалар бакчасына, «Алга» спорт комплексына, «Гиндукуш» хәрби-патриотик музеена, «Наиком Экстрим мотокросс» балалар спорт клубына барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев