Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу тыныч узармы?

Язгы ташуга әзерлекне алдан күрү хәерле. Юньле хуҗа үз йорт-җиренең төзеклеген кайгыртып, өе, абзар-курасы тирәли канау казып чыккан кебек, предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да үз территорияләрен язны каршы алырга әзерләргә тиешләр. 

Авыл җирлекләре район башкарма комитеты раслаган «Язгы ташу» («Половодье») планы нигезендә эшлиләр. Аларга корылма тирәләрен, су үткәргеч торбаларны кардан һәм боздан ачарга, подваллардан, кар сулары җыелу ихтималы булган урыннардан су суырту өчен кирәкле җайланмаларны әзерләп куярга күрсәтмә бирелде. Юллар өчен җаваплы оешмаларга юлларны һәм күперләрне, күпер асларындагы торбаларны чистарту кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өзеклек килеп чыккан очракта терлекләрне ашату өчен запаслар булдырып, су баскан очракта эшчеләрен йөртү, терлекләрен эвакуацияләү юлларын билгеләп куярга тиешләр. Язгы ташу чорында авыл җирлекләрен, терлекчелек комплексларын, су белән тәэмин итү чыганакларын Роспотребнадзор тикшереп торачак. 
Район җитәкчеләре катнашындагы язгы ташуга әзерлек киңәш-мәсендә шул хакта әйтелде. Әлеге утырышта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе эшче төркеменең Тукай районында үткәргән тикшерү нәтиҗәләре дә хәбәр ителде. Гомумән, районның язгы ташуга әзер булуы билгеләп үтелде. Быел тикшерүчеләр Суровка, Новотроицкое, Калиновка, Олы Шилнә авылларында булдылар. Әлеге торак пунктлар территориясендә социаль әһәмияткә ия объектларга, үләксә базларына, автомобиль юлларына язгы ташудан зыян килү куркынычы юк. Суровка, Новотроицкое һәм Калиновканы су басу куркынычы яный торган торак пунктлар исемлегеннән төшереп калдырырга тәкъдим ителде. Ә Олы Шилнә республикадагы су басу куркынычы булган авыллар исемлегенә кертелде. 2013 һәм 2018 елда Шилнә елгасы ташып, яр буйларында яшәүчеләргә зыян китергән иде. Быел да биредә Боровецкая, Заречная, Речная, Камская, Чулпан, Вишневая, Дачная урамнарындагы 78 йортка куркыныч яный. Шуңа күрә район башкарма комитеты елга үзәнендә боз тыгылу ихтималы булган урыннарны шартлату кирәклеге турында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР баш идарәсенә заявка бирде. 
Узган 2020 елның 4 мартында газетада Шилнә елгасы үзәненең чистартылачагы турында язган идек. Олы Шилнә авылының Боровецкая урамында яшәүчеләр 2018 елда йортларының ниргәсенә кадәр су күтәрелгәне турында сөйләделәр ул чакта. Төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләре, бары район башлыгы игътибар итү нәтиҗәсендә генә ниһаять елга үзәнен чистарту проекты булдырылуын әйттеләр. Проектның тормышка ашуын түземсезләнеп көтәбез, дигәннәр иде яр буендагы Боровецкая урамында яшәүчеләр Наталья Щелконогова белән Лариса Суфиянова. 
«Проект әзер, экспертиза үткән, расланган, – дип аңлатма бирә бу хакта авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов. – Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгы соңгы сүзне әйтергә тиеш. Әгәр дә проект файдалы һәм кирәкле дип табылса, ул тиешле программага кертеләчәк һәм гамәлгә ашырылачак». 
Узган ел кыш җылы килде, кар да әллә ни күп яумады, шуңа күрә язгы ташу хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китте. Ә быел елга буйларында яшәүчеләр язга борчылып керде. Кар суларының ничек төшәсен алдан беркем дә тәгаен генә әйтеп бирә алмый бит. Быелгысы мул төшәргә мөмкин, чөнки кар катламы калын булды. Кинәт бик җылытып җибәрсә, елгаларның ярларыннан чыгуы да бар. Яз акрынрак килеп, быелгы ташулар бәла-казасыз гына үтеп китәр дигән өметтә торыйк. Табигать үз балаларына карата миһербанлы була белә бит ул.

/ Фото Гадел Даутовтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев