30 июнь 2021 яңалыклары
-
Безнең яшьләр талантлы һәм максатчан
Тукай районы яшьләре нәкъ шундыйлар. Иске Җирекле авылында Бөтенроссия яшьләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәм чарасы «ТАССРның 100 еллыгы» паркында оештырылды.
-
Ерак юлга чыгар чак җитте
Республикабызның авыл, район, шәһәр мәктәпләрен тәмамлаган күп меңләгән егет-кызлар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басты. Быел Тукай районы гомумбелем бирү мәктәпләренең 11 сыйныфын 94 укучы тәмамлады. Алар өчен Новотроицкое авылының «Солнечный» ял паркында чыгарылыш кичәсе булды. Имтиханнар тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алган яшьләрнең күпчелеге белем алуын дәвам итәргә ниятли. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаган 304 укучының 87се 10нчы сыйныфка укырга барачак, калганнары һөнәри белем бирү колледжларына кереп белгечлек алуны кулай дип саный. Араларында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башларга теләүчеләр дә юк түгел.
-
Район аграрийлары халыкара күргәзмәгә бара
Район аграрийлары 1-3 июльдә Казанда үтәчәк «АГРОВОЛГА-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак.
-
Яфраказык җыю бу атнада төгәлләнә
Районда терлекләргә сусыл яфраказык әзерләү дәвам итә.
-
Безнең көрәшчеләр – Казан сабан туенда җиңүчеләр
Узган ялларда башкалабыз Казанда үткән Сабан туенда милли көрәштә Тукай районы данын яклап яшь көрәшчеләребез бил алышты.
-
Егетләрне – Йошкар-Олага
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат башлыгы Дамир Вәлиев Марий-Эл республикасында булдылар.