29 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Намуслы кешеләр безнең арада яши
Авыл кешеләре арасында намуслы, эш сөючән, тырыш кешеләр күп. Шуларның берсе – Теләнче Тамактан Ринат Миргазиян улы Габдрахманов. Ул гомере буе эштә булды, яшьтән үк колхозда, 14 ел дәвамында комбайнда эшләде, хәзер инде 15 елга якын олы юлда. Үзенең автобусында Теләнче Тамак белән Чаллы арасында авыл кешеләрен йөртә, балаларны мәктәпкә илтә. Барлык халык аңа рәхмәтле, бик игътибарлы, мәрхәмәтле кеше безнең Ринатыбыз.
-
Урак тәмамланды, әмма район басу-кырларында эш туктап тормый
Узга атнаның явым-төшемсез һәм җылы килүе аграрийларга соңрак җитлегүче культураларны җыеп алу һәм җирне тукталып тормыйча эшкәртү мөмкинлеге бирде. Газетаны басмага әзерләгәндә без дә, район басуларына чыгып, уңыш җыю эшләре белән якыннан танышып кайттык.
-
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
2 октябрь көнне Халыкара Өлкәннәр декадасы кысаларында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырыла. Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган бу чарада суд приставлары, адвокатлар, нотариуслардан кала, райондашларны Пенсия фонды, техник инвентаризация бюросы белгечләре дә кабул итә.