Урак тәмамланды, әмма район басу-кырларында эш туктап тормый
Узга атнаның явым-төшемсез һәм җылы килүе аграрийларга соңрак җитлегүче культураларны җыеп алу һәм җирне тукталып тормыйча эшкәртү мөмкинлеге бирде. Газетаны басмага әзерләгәндә без дә, район басуларына чыгып, уңыш җыю эшләре белән якыннан танышып кайттык.
Авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылачак
Районда «икенче икмәк» алу дәвам итә. Казылган 220 гектар җирдән 6,5 мең тонна бәрәңге чыкты. Уңдырышлылык – гектарыннан 286 центнер. Алга таба 15 гектар җирдән бәрәңгене казып аласы бар.
«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында исә 65 гектар мәйданнан тулаем 2350 тонна бәрәңге җыеп алынган. Бүгенге көндә уңышны чистарту, сортлау һәм калибрау бара. Бәрәңге саклау складындагы өем бинаның түшәменә кадәр җиткән иде. Хуҗалык җитәкчелеге дә бу елгы уңышның яхшы булуын әйтеп үтте.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә хуҗалыкта тулы куәтенә фермерлар өчен «Единство» дип исемләнгән кооператив (СПССК) төзү эше бара. Бина тулысынча төзелеп беткән, алга таба әлеге кооперативка алып баручы юл салу эше генә калып бара. Киләчәктә күпләп бәрәңге үстерүчеләргә үз уңышын әлеге кооперативка алып килеп, чистарту, юу, сортлау, калибрлау, саклау мөмкинлеге биреләчәк. Бәрәңгенең төрле сорты төрлечә сакланганга күрә, «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы әлеге фермерларга үз хуҗалыгында үстерелгән бәрәңге орлыгын кулланырга тәкъдим итә.
Укучылар чөгендер жыеп акча эшләде
«Кама» агрофирмасы кырларында чөгендер җыю дәвам итә. Бүгенге көндә барлык мәйданның 1633 гектары алынган. Тулаем җыем 63 мең тонна. Гектарыннан уртача 387 центнер тамыразык чыга.
«Р-Агро» хуҗалыгында исә аш чөгендерен җыю тулысынча тәмамланды. Хуҗалык биләмәләрендә булган 30 гектар мәйданнан тулаем 540 тонна чөгендер казылды. Бер гектардан чыккан уңыш 180 центнер тәшкил итә. Җыеп алынган чөгендернең уртача зурлыктагылары сатуга, зурраклары һәм бөтенләй кечкенәләре малларга азыкка тотылачак.
Аш чөгендерен җыюда булышлык күрсәтү йөзеннән хуҗалык басуларына Бәтке авылы мәктәбе укучылары да чыкты. Эшкә үзләре теләк белдергән укучылар гына катнашты. Укучылар комбайн артыннан калган чөгендерне җыйдылар, көненә 2-3 сәгать чамасы эшләделәр. Эш тәмамланганнан соң, көнендә үк, укучыларның һәрберсенә 200әр сум эш хакы туләнде.
«Р-Агро» хуҗалыгы район хакимияте хезмәткәрләрен көтә
«Р-Агро» хуҗалыгында массакүләм рәвештә кәбестә җыю эшләре башланды. Моңа кадәр 8 гектар мәйданнан 176 тонна кәбестә җыелып, сатуга жибәрелгән иде. Бүген эшләр соң өлгерүче кәбестәнең 32 гектарлы басуында башланып китте.
Беренчеләрдән булып хуҗалык хезмәтчәннәренә ярдәмгә педагогия университеты студентлары килде. Шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре һәм Бәтке авыл җирлегендә урнашкан оешмаларда эшләүчеләр дә кебәстә җыюга саллы өлеш керттеләр. Якындагы ике атна эчендә кебестә җыярга бюджет тармагы хезмәткәрләренең, хакимияттә эшләүчеләрнең чыгуы да көтелә.
Культивацияләү өчен яңа агрегат алдылар
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бүгенге көндә көн кадагында җирне кышка әзерләү эшләре тора. Район буенча 44 мең гектар җир туңга сөрелгән. Бер тәүлек эчендә 1 мең гектар җир эшкәртелә. Бу эшләрдә 68 техника берәмлеге эшли. Эш темпы буенча артта калучы хуҗалыклар арасында – «Камский» җитештерү кооперативы, «Кама-Бекон» хуҗалыгы.
Киләсе ел уңышы фундаментын формалаштыруны кайгыртып «Тукай азык-төлек» корпорациясендә культивацияләү өчен яңа агрегат алдылар. Бәясе – 1 млн 600 мең сум. Әлеге агрегат 40Х60 программасы буенча Мөслим районыннан алып кайтылган.
Бүгенге көндә, 12 метр киңлектәге өр-яңа агрегатны тагып, кырда әтиле-уллы Рәис һәм Райнур Хөснетдиновлар эшли. Әлеге хуҗалыкта җирне кышка әзерләү эшләре ике сменада оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев