Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Намуслы кешеләр безнең арада яши

Авыл кешеләре арасында намуслы, эш сөючән, тырыш кешеләр күп. Шуларның берсе – Теләнче Тамактан Ринат Миргазиян улы Габдрахманов. Ул гомере буе эштә булды, яшьтән үк колхозда, 14 ел дәвамында комбайнда эшләде, хәзер инде 15 елга якын олы юлда. Үзенең автобусында Теләнче Тамак белән Чаллы арасында авыл кешеләрен йөртә, балаларны мәктәпкә илтә. Барлык халык аңа рәхмәтле, бик игътибарлы, мәрхәмәтле кеше безнең Ринатыбыз.

Тормыш сынаусыз булмый, диләр. Берничә ел элек Ринат гаиләсенә дә көтелмәгән җирдән бәла килде. Үзе юлда, укытучы булып эшләүче хатыны Роза мәктәптә булган чакта, йортларында янгын чыкты. Кайтуларына өйләре янып бетте. Ләкин Ринат белән Роза авырлыкларга бирешмәделәр. Авыл халкы да ярдәм күрсәтте аларга.
Бүгенге көндә Габдрахмановлар яңа өйдә яшиләр. Роза 30 елга якын мәктәптә балаларга белем бирә, Ринат та көн саен эштә. Алар кебек тырыш, максатчан, ихтирамлы кешеләр күбрәк булсын иде. Җитәкчеләребез дә шундый гади, намус белән эшләүче кешеләрне күреп, аларга мактаулы исемнәр биреп, хөрмәтләсеннәр иде. Һәр кешенең кадерен белеп, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булып яшәргә язсын иде, дип яза безгә Күктәк Мирсәет авылыннан Әминә Шәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев