29 май 2017 яңалыклары
-
Чаллыда автобус һәм трамвайда йөрү хакы 22 сумга кадәр кыйммәтләнде
Элегрәк билет бәясе 20 сум булган. (Яр Чаллы, 29 май, "Татар-информ", Евгений Сироткин). Бүгеннән башлап, Яр Чаллы җәмәгать транспортында йөрү 22 сум тора. Бәя Татарстан республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетының карары нигезендә арткан. Әйтергә кирәк, элегрәк аз һәм күп кеше сыйдырышлы автобусларда, трамвайда йөрү 20 сум булган. Баштарак бәяне 23...
-
Ире Себердә булган арада Иркә утын әзерли
Уңган хатыннан бар да була инде ул. Әнә Иркә дә ире Себердә йөргән арада, кеше-фәләнгә ялынып тормыйча, мунчага ягарга үзе утын хәстәрләп йөри. Фотосын инстаграмга да элгән. "Буянып,чәчәк тотып, матур киенеп кенә дөнья бармый дуслар," - дип язган җырчы. Курегез әле Иркәне бу яктан да. Хәтерләсәгез, тормыш иптәше Артур белән...
-
Татарстанга давыл якынлаша
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бүген, 29 майда, кичен республикада урыны белән яшен һәм давыллы җил чыгу ихтимал. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Аерым районнарда яшенле яңгыр явачак. МЧС барыбызны да сак һәм игътибарлы булырга чакыра....
-
Өчпочмак пешерәбез
Башта камырны 50 г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары җәяләр. Җәймәләр уртасына әзерләнгән эчне салалар, камырның кырыйларын 3 җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын азрак ачык калдыралар. Ясаган өчпочмакларны майлы табага тезеп бераз кабарталар. Мичкә куярга 5-10 минут кала өсләренә йомырка сөртәләр. 180-220 градуста 25-30 минут пешерәләр. Әзер өчпочмакларны эреткән май...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең беренче катнашучысы бар
Исегезгә төшерәбез: «Якты юл» («Светлый путь») газетасы уңган-булган хуҗабикәләребез өчен «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан итте. Аның беренче катнашучысы - Калмия авылыннан Энҗе Галиәхмәтова. Газета укучыларыбызны катнашучыбызның үзе, аның тәмле рецепты белән таныштырып үтәбез: - Мин авыл китапханәсендә эшлим. Буш вакытларымны аш бүлмәсендә үткәрергә яратам. Яңа...
-
Тукай районы Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә балалар иҗат коллективларының отчет концерты булып үтте
Шушы көннәрдә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә балалар иҗат коллективларының отчет концерты булып үтте. Бу көнне балалар үзләренең бар осталыкларын күрсәтте: биеде дә, җырлады да, шигырьләр дә сөйләде. Аеруча тамашачыларның күңеленә «Смайл», «Киндер-сюрприз» һәм иң кечкенә состав - «Шоколад» вокал студияләренең (җитәкчеләре Лилия Муллагалиева) чыгышлары хуш килде. «Изюминка», «Веснушка» хореография коллективлары...
-
Синоптиклар җәйнең беренче көненә һава торышының ничек булачагын фаразлады
(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә үз фаразларын җиткерде. Республика синоптиклары китергән мәгълүматларына караганда, 30 май көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Шул ук вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр...
-
Тукай районы Кнәз авыл җирлегендә чик сакчылары көне үтте + Фоторепортаж
28 май көнне Кнәз авыл җирлегенең «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара үтте. Тәбрикләү сүзләре белән Кнәз авылының ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, Кнәз авыл җирлегенең хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фәнис Хаҗиев...
-
Тукай районы Новотроицкое авылы балаларының отчет коцерты узды
Шушы ялларда Новотроицкое авылының «Огонек» мәдәният йортында балалар иҗат коллективларының чираттагы отчет концерты булып үтте. Сәхнә түреннән сабыйлар үзләренең бар осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан исә аларның һәрберсенә дә махсус грамоталар һәм матур итеп шариклардан ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр, дип хәбәр итәләр безгә Новотроицкое авылыннан.
-
Тукай районы Калмия авылында наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр
Калмия авылының мәдәният йортында «Наркотикларсыз тормыш» дип аталган махсус акция үтте. Шулай ук мәдәният йортында «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесенә дә йомгак ясалды. Балалар һәм яшүсмерләр авыл фельдшеры Дания Миңнегәрәеваның наркотикларга багышланган чыгышын тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Бу очрашу сөйләшү-әңгәмә формасында үтте, дип язалар безгә...
-
«Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» республика бәйгесендә нәни тукайлылар җиңү яулады
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» дип исемләнгән республикакүләм бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Тукай районыннан әлеге конкурс җиңүчеләре итеп Мусабай-Заводтан Дания Нуртдинова, Яңа Бүләктән Әмир Мингалиев, Иштирәктән Зәлия Закирова, Иске Абдулдан Алинә Маннапова табылды. Ә «Иң яхшы мәдәни әти-әни» номинациясендә районыбызның Мусабай-Завод авылыннан Эльвира Роберт кызы Нуртдинова җиңү...
-
Тукай районы Сәмәкәй авылы сабыйлары татар халкының уеннары турында сөйләште
- Сәмәкәй авылы китапханәсендә укучылар белән татар халкының уеннары, шаяру-сынамышлары турында сөйләштек. Соңыннан исә балалар әйтелгән уеннарны рәхәтләнеп уйнадылар. Үзләре белгән башка уеннар белән дә уртаклаштылар. Ә очрашу ахырында иң күп уеннар белүчеләрне бүләкләдек, дип хәбәр итәләр безгә Сәмәкәй авылыннан.
-
Тукай районы Күзкәй авылында пионер оешмасының 95 еллыгын билгеләп үттеләр + фотолар
Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» клубында бик матур очрашу булды. Башта муеннарына кызыл галстук кигән элеккеге пионерлар оешмада узган үсмер елларын, пионер тормышы белән бәйле төрле кызыклы вакыйгаларны, комсомолга кергән чакларын искә алдылар. Сагынып искә алырлык хатирәләр байтак булып чыкты: ул тимурчылык хәрәкәтенә кушылып, авылның өлкән яшьтәге кешеләренә булышу, колхоз...