29 март 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов өлкәннәрне волонтерлар ярдәменнән файдаланырга чакырды
Республиканың барлык муниципаль районнарында да волонтер штаблары оештырылган, алар үзәк штаб белән даими элемтәдә тора.
-
Миңнеханов өлкән яшьтәге кешеләрдән заказлар кабул итүче колл-үзәкнең эшен тикшерде
«Без булдырабыз» колл-үзәге 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Телефоны: 8(843) 598-3-598.
-
Миңнеханов сәүдә челтәрләрен эшкуарларга товарны өйгә китерүдә ярдәм итәргә чакырды
ТР Президенты эшкуарлар өчен оештырылган онлайн-семинарда катнашты.
-
Гамил Әсхәдулла: «Балаларым яше белән яшим»
«Мунча ташы» юмор театрының тамашасын карамаган татар бар микән?! Милли юморыбызның йөзек кашы булган театр алдагы елда 40 еллык эшчәнлеген билгеләп үтәчәк. Бер минут көлү гомерне биш минутка озынайта дип алсак та, үзләренең юморы белән безнең гомерне алар күпмегә озынайттылар икән?!
-
Торфчы кызлар
«Хатирә» клубының чираттагы очрашуына китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова сугыш һәм аннан соңгы коточкыч авыр елларда Мәскәү янындагы Шатура шәһәрендә, Ярославль, Калинин, Горький, Киров өлкәләрендәге сазлыкларга торф чыгарырга, урман кисәргә барган авылдашларны чакырды.
-
Батыр солдат, абруйлы полковник
Бөек Ватан сугышының куркыныч һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Сугышта 26 миллионнан артык ватандашыбыз һәлак булды, дистәләрчә миллион хатын-кыз тол, бик күп балалар ятим калды. Илебез ярымҗимерек хәлгә килде, халкыбыз күпме кайгы-хәсрәт кичерде. Ул афәтле елларны минем абый (әтинең бертуган энесе) – Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Әхмәтша улы Әхмәтшин да бик еш искә ала.
-
Флүзә Сабирова: "Данир гел үзеннән олырак кызлар белән йөрде..."
Флүзә ханым – танылган артист, шоумен, җырчы һәм биюче Данир Сабировның әнисе. Бик гади һәм тыйнак. Өч ир бала үстереп, аларны олы тормышка озаткан. Азнакайда район үзәгендә яши. Гомер буе пешекче булып эшләгән, бүген дә Сәламәтләндерү үзәгендә хезмәт куя.
-
Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте
Президент Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырды. Анда ул Татарстан халкына ике дәүләт телендә мөрәҗәгать итә.