Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Торфчы кызлар

 «Хатирә» клубының чираттагы очрашуына китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова сугыш һәм аннан соңгы коточкыч авыр елларда Мәскәү янындагы Шатура шәһәрендә, Ярославль, Калинин, Горький, Киров өлкәләрендәге сазлыкларга торф чыгарырга, урман кисәргә барган авылдашларны чакырды.

Ул вакытта аларга нибары 16-18 яшь булган. Инде күпме сулар аккан, сугыш чоры кызлары олыгайганнар инде, төз бармакларның буыннары чыккан, хәрәкәтләр салмакланган, ә менә күңелләрендә узган гасыр түрендә калган хатирәләр яши. Гаҗәбе шул, авыр тормыш юлларын сөйләгәндә зарланмыйлар алар, заманы шул иде, беркемгә дә җиңел булмады, диләр.
– Каңгылдашып кыр казлары кайтканда сез, бер авыз русча белмәгән яп-яшь кызлар, чит-ят җирләргә торф чыгарырга, урман кисәргә киткәнсез. Ил чакыра, без анда кирәгрәк, дигәнсездер. Сугыш тәмам бөлгенлеккә төшергән колхоз үзе эшче кулларга бик мохтаҗ булса да, сезне торф ятмаларын яуларга җибәргән. Тырышлыгыгыз белән чит җирләрдә дә авылыбыз исеменә тап төшермәгәнсез. Сезнең тыйнак батырлык үрнәгендә ничә буын үсте. Рәхмәтебез чиксез зур сезгә, – дип башлады очрашуны Тәнзилә Ахуновна кунакларыбызга сүз биргәндә.
Тыл батырларын (хәер, батырлыклар күрсәтсәләр дә, бу исем барысына да бирелмәгән) сокланып та, ил ныгый төшкәч тә шундый батырлыклар күрсәткән бу буынга тиешле әҗерне биреп куандырмауларына уфтанып та тыңлыйбыз.
– 17 яшем тулган иде. Пароходка төяделәр дә Калинин өлкәсенә алып киттеләр. Песчанкино дигән бер поселокта баракларда яшәдек. Урманны кисеп аударганнар, җирне участокларга бүлгәннәр. Җир селкенеп тора. Юан агач ботакларын озын чаналарга төяп озатабыз. Аннары җирнең өске катын кисеп, чистартып, өемнәргә куябыз. Аны кипкәч кисәләр. 30 метрлы баракларда күзкәйлеләр бер бүлмәдә яшәдек. Эшнең авырлыгын сөйләп торасы да юк, сагындыруы үзәкләрне өзә иде, – дип сойли 81 яшьлек Асия Сәләхова.
Разия апа Галимуллинага 89 яшь. Аны өч ел рәттән Пермь өлкәсенә урман кисәргә җибәргәннәр.
– Моннан пароходка утыртып озаттылар. Менделеевскида машиналарга төяп алып киттеләр. Октябрь аенда алып китәләр, яз җиткәч – 6 айдан соң кайтасы. Бер өйдә 28 кеше торабыз. Кыш буе мунча керү юк, бет аерылмас юлдашыбызга әверелде. Иртән бер чокыр су белән бер сынык ипи ашыйбыз да урман кисәргә китәбез. Төшке ашка да шул бер сынык ипи инде. Аны учак ягып, ут җылысында ашыйбыз. Аякларда чабата, кайткач аны киптерер урын юк. И-и, йөри торгач, аякта кипкәндер инде ул, – дип көлеп куя Разия апа. – Аркылы пычкы белән сал агачлары кисәбез. Яз җитүне көтүләр, яскынып туган авылга кайтулар онытырлык түгел. Бераз акча да туплана. Мал вагоннарына төялеп кайтабыз. Икенче елда Ярославльгә эләктек. Монда ботаклар кистек. Аларны атка төяп җибәрәбез. Өченче елда Менделеевскида полянка төядек...
Рәхимә Фәрдиева авылның иң өлкән кешесе, быел 95 яше тула.
– Күп нәрсә онытылган инде, – дип сүзгә кушыла Рәхимә апа. Иң башта Казан янында, аннары Мәскәү өлкәсендә торф чыгаруда эшләдем. Башта – сарык йоныннан бәйләгән шәлъяулык, аның күзәнәге саен бет иде инде. Шул чагында абыем килеп, берничә көнгә дөнья күрсәтергә алып китте. Эш ташлап китте дип төрмәгә утырттылар. Күрмәгән калмады инде, ил белән булгач түздек.
Әбекәйләр ипләп кенә хәтер дәфтәрен актара, берсен-берсе тулыландыра, исендә сакланган вакыйгаларны өсти. 
– Иң истә калганы – авылдан ат белән җырлап озаталар иде. Пароходка утыргач кына йөрәк умырылып чыккандай була. Бөтенләй белмәгән-күрмәгән якларга чыгып китсен әле авыл туфрагына сарылып үскән 17 яшьлек кыз бала, – дип искә ала Ләбүдә Гыймазиева. – Кирәк дигән сүз закон иде шул безгә. Яшьлегебез ил өчен авыр чорга туры килде. Ә кайчакларда җитәкче кешеләр арттырып та җибәргәндер инде. Әни гомер буе сыер асрады. Уфалла арбасы без балаларның кулыннан төшмәде. Кышлык азыкны без әзерли идек. 
Биш бала бит, әти сугышта. Безне ач итмәс өчен тырышкан инде әни бичара. Гомер онытылмаслык бер яра калды ул чагында. Недоимка түләнмәгән дип савым сыерыбызны җитәкләп алып чыгып киттеләр. Биш бала кичтән сауган сөт белән урамда тезелешеп елап калдык. Ә ул хата булып чыкты...
Буа киткәндәй хатирәләр дулкыны кузгалды. Берсе онытканны икенчесе искә төшерә. Мул ризыклы чәй өстәле янында ямь биреп утыралар безнең кадерле өлкәннәребез. Алардан күңел сафлыгы, рухи яктылык балкый.
Бүген 86 яшен тутырган Раинә Галимуллина да урман кисүдә эшләгән.
– Ярты елга килешү төзе-гәннәр иде. Синең теләгең белән исәпләшеп тору юк инде ул. Эштә сынатмадык анысы. Мине елга якын җибәрмәделәр. Балта белән агач аударып барабыз. Кисүе бер хәл, аударуы куркыныч. Соң, буыннар да ныгып җитмәгән бит әле. Аллаһыга мең шөкер, чыдамлык биргән, сынатмадык.
Гөлфирә Рәхмәтуллованың әнисе Мосаллия апа да урман кисүдә эшләгән. Үзе күптән якты дөньяда юк инде. Очрашуда кызы катнашты, хезмәт батырлыклары, туган ил хакына кылган геройлыклары өчен ул башын иеп әбекәйләргә рәхмәт әйтте.
– Урман кискән әниемнең кулдашларын күп эзләдем. Разия апаны таптым, – диде Гөлфирә Шәүкәтовна. – Сез бит әле ил тына төшкәч тә, бөтен эш кулдан башкарылган чорда җиң сызганып терлекчелектә эшләдегез. Каткан силосны ватып малларга әзерләп ашату, көзен абзарларны сылау, сыер асларын чистарту, сыерларны кулдан саву – әйтеп бетергесез авыр эшләр. Тамак ач, өскә кияргә юк. Хезмәткә түләү дә ташка үлчим – таякка эшләдегез. Рәинә апа, Ләбүдә апа, Разия апа, Асия апа, сез идегез ул чын сыер савучылар, колхозны төптән җигелеп тартучылар. Михнәтне күп күрдегез. Әнкәем 55 яшендә бакыйлыкка китеп барды. Хезмәтегезгә тәңгәл кадер-хөрмәт күрмәдегез, ә хезмәт батырлыгыгыз өлгесе күп буыннарга җитәрлек. Яшьләребезгә сөйләгез, яшәгез әле, сез безгә бик кирәк.
Әбекәйләребезгә Марсель 
Биктимеров, Дилүсә Мөбарәк-шина, Дамира Ясәвиева алар-ның яшьлек елларындагы җырларны башкардылар. Клуб хезмәткәрләре үзләре әзерләгән истәлек бүләкләрен бирделәр, догалар да укылды. Бу очрашудан күңелдә ниндидер бер моңсулык та, җылы сибеп торган яктылык та калды.

Заһидә НӘБИУЛЛИНА.
/ Фото Күзкәй авылы китапханәсеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев