29 март 2018 яңалыклары
-
Бабайлар әйткән : “Бүген кар эреп,гөрләвекләр шәп акса,җәй яңгырлы булыр”,- дигәннәр.
Бүген 30нчы март районыбызда көндез -3, төнлә -14 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 754мм тәшкил итәчәк. Җил көнбатыштан секундына 4-6м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 5:05 минутта, кояш бата 18:002 минутта. Бабайлар әйткән : "Бүген кар эреп,гөрләвекләр шәп акса,җәй яңгырлы...
-
Дмитрий Нагиев Казанда "Өчпочмак көне” фильмында төшәчәк
Комедия жанрында булачак фильмны татар телендә - рус теленә тәрҗемә белән төшерергә планлаштыралар. Татарстанның "Өчпочмак көне" фильмы проекты бүген "Время кино" V Бөтенроссия форумы кысаларында тәкъдим ителде. Бу хакта КФУ матбугат үзәге хәбәр итә. Фильмда кызыклы алымнар күп кулланылачак. Анда Россия кино йолдызлары, аерым алганда, Дмитрий Нагиев төшәчәк. Комедия жанрында...
-
Апрель аеннан социаль һәм дәүләт пенсияләре артачак
Татарстанда дәүләт пенсиясен алучылар саны - 81 мең кеше, социаль пенсияне 78 меңнән артык кеше ала. 1 апрельдән социаль һәм дәүләт пенсияләре 2,9 процентка индексацияләнә. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт пенсиясен алучы хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, "Ленинград боҗрасында...
-
Имтихан тапшыру пунктларының бөтен аудиторияләре видеокамералар белән җиһазландырылачак
Республикада төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 137 пункт әзерләнә. Республикада төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 137 пункт әзерләнер дип көтелә. Барлык аудиторияләр дә видеокамералар белән җиһазландырылачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте. Сынауга керү шартлары үзгәрмәгән. Быел да...
-
Илсур Һадиуллин Бердәм дәүләт имтиханындагы үзгәрешләр хакында хәбәр итте
Төп дәүләт имтиханнарын тапшыру май аенда башлана. Татарстанда 15 930 укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга җыена. Быел төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә зур үзгәрешләр көтелми. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, математика, тарих, биология, география предметлары буенча БДИ тапшыруда үзгәрешләр...
-
БДИ бирүче укучыларның күбесе җәмгыять белемен сайлаган
Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында - җәмгыять белеме. Әлеге фәнне 17 меңнән артык укучы сайлаган. Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында - җәмгыять белеме. Әлеге фәнне 17 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган. Икенче урында - информатика, өченче урында - география....
-
Игорь Востриков «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә кинотеатр ишеген кем ябуы хакында сөйләде
Кемерово сәүдә үзәгендәге янгында 64 кешенең гомере өзелде, шуларның күпчелеге - балалар. «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында хатынын, сеңлесен һәм өч баласын югалткан Игорь Востриков кинотеатр ишеген чынлыкта кем ябуы хакында сөйләде. Ул социаль челтәрдән файдаланучыларга үзенә һәм берничә туганына кинотеатр ишеге янында урнаштырылган видеокамера язмаларын карарга рөхсәт итүләрен...
-
Октябрь-Бүләк янында юл һәлакәте булган
Бүген Октябрь-Бүләк янында юл һәлакәте булган
-
Татарстанда китаплары күп укылган авторларга акчалата премия тапшырачаклар
Татарстан Милли китапханәсендә 13 апрель көнне "Ел китабы - 2016" конкурсы җиңүчеләрен котлыйлар. Ел дәвамында китаплары күп укылган авторларга 13 апрель көнне Татарстан Милли китапханәсендә акчалата премия тапшырачаклар. Бу хакта Милли китапханә фәнни методик бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева әйтте. "Ел китабы" конкурсы 1986 елдан бирле оештырыла, - диде Зәйнәп...
-
Татарстанда сигез яшьлек кызны янгыннан коткарганнар
Янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны фатирдагы ут эченнән алып чыккан. Татарстанның Югары Ослан районында янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны ут эченнән алып чыккан Куралово авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 28 мартта килгән. Шаһитләр өч гаилә яши торган бер катлы кирпеч йорт януы хакында хәбәр иткән. Урынга килгән...
-
Түбән Каманың «Сити Молл» сәүдә үзәген янгыннан саклап калганнар
Автомат янгын сүндерү системасының үз вакытында эшләве генә ут хәвефен булдырмый калган. Түбән Каманың «Сити Молл» сәүдә үзәгендә янгын чыга. 112 бердәм номерына Түбән Камадагы «Сити Молл» сәүдә үзәгенең өченче катында төтен чыгуы турындагы хәбәр бүген иртән килгән. Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән ут белән көрәшүчеләр тиз арада сәүдә...
-
Җәяү йөрсәгез, яктылык кайтаргыч фликерлар турында онытмагыз
Көннәр җылытуга бара, шуның белән бергә транспорт чараларының хәрәкәт итү тизлеге дә артачак, кар эрегәч, юлдагы җәяүлеләрне күрү дә кыенлашачак. Машина йөртүчеләрнең җәяүлене вакытында күрә алмавы күп һәлакәтләрнең сәбәпчесе булып тора да. Мондый аварияләр гадәттә тәүлекнең караңгы вакытында теркәлә. Тизлек 50 километр/сәгать булганда да җәяүле нибары 20-30 метрдан гына шәйләнә....
-
Җиде авыл җирлеге үзара салым акчасын тулысынча җыеп бетерде
Март ахырына кадәр авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын җыю бара. Әлеге дәүләт программасына карата үз карашын халык узган елның 19 ноябрендә үткәрелгән референдумда белдерде. Җыелган һәр сумга дәүләт тагын дүрт сум өсти, ягъни банкка күчкән акча, бишкә тапкырланып, халыкның үзенә кайта. Бу программадан бик отышлы файдаланучы авыл җирлекләре бар. Гадәттә,...
-
Сак булыгыз: котыру чире янәшәдә
Югары Байларда шәхси хуҗалыктагы тавыкларга төлке ташланган. Төнлә эт өргәнен ишетеп өйдән чыккан йорт хуҗасы төлкене сәнәк белән кадап үтергән. Икенче көнне иртән мал табибы төлке түшкәсен район ветеринария лабораториясенә тапшырган һәм тикшерүләрдән соң төлкедә котыру авыруы булуы ачыкланган. Эпидемия таралуга каршы чаралар уздырылган. Өч кешегә котыру чиренө каршы прививка...