28 июнь 2019 яңалыклары
-
Ярты гасыр трактор руле артында
Туган авылым Оргыдыга кайткан саен авылымның өлкәннәре белән очрашып, истәлекләрен яңартырга яратам. Без үскәндә, яшь чакларыбызда алар җир җимертеп дөнья көтүче ир-атлар һәм хатын-кызлар иде. Колхозда терлекчелектә эшләделәр, басуда җир сөрделәр, сукаладылар, ашлык җыйдылар.
-
Рөстәм Миңнеханов «Алабуга»да 4,5 млрд сумлык сыек пестицидлар заводын ачты
«Август-Алабуга» җитештерү егәрлеге елына 50 млн литр әзер продукция һәм 8 млн канистр полимер упаковкалар тәшкил итә.
-
Хезмәтеңә түләмәсәләр – хәбәр ит
Хезмәт хакын конвертта бирсәләр яки вакытында түләмәсәләр, аның күләме минималь хезмәт хакы суммасыннан ким булса, хезмәт мөнәсәбәтләре тиешенчә рәсмиләштерелмәсә, пенсия алды яшендәгеләрнең хезмәткә хокуклары һәм гражданнарның иреге чикләнсә, тукайлылар 8 (8552) 70-00-76 телефоны буенча «кайнар линия»гә шалтырата алалар.
-
Яшьләр бәйрәм итә
Бүген Круглое Поле поселогының «Тимерьюлчы» паркында яшьләр көненә багышланган чара узачак.
-
Терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекләрне уңышлы кышлату өчен 49 мең тонна сенаж, 9,5 мең тонна печән, 64 мең тонна силос кирәк. Бүген кырларда үләнле азык әзерләү эше тулы куәткә бара. Эш кичке сәгатьләрдә дә, хәтта төнлә дә дәвам итә.
-
«Татарстанда кыр көне – 2019»
2-4 июль көннәрендә Лаеш районында кыр форматында «Татарстанда кыр көне – 2019» дип аталган республикакүләм күргәзмә уза. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтә.
-
Бабайлар әйткән : “Һәр максатка чара бар”- дигәннәр
Һава торышы.