«Татарстанда кыр көне – 2019»
2-4 июль көннәрендә Лаеш районында кыр форматында «Татарстанда кыр көне – 2019» дип аталган республикакүләм күргәзмә уза. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтә.
Кунакларга экспозицияләр, стендлар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук республика һәм Россия төбәкләре агросәнәгать комплексының яңалыклары белән танышу мөмкинлеге булачак. Әлеге чарага Тукай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык җитәкчеләре чакырулы.
Чараның икенче көнендә республикакүләм сыер савучылар бәйгесенең җиңүчеләре буләкләнәчәк. Суз уңаеннан, ул 1 июль көнне Биектау районында уза. Бәйгедә Тукай районы данын «Гигант» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы Әлфирә Солтанова яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев