Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекләрне уңышлы кышлату өчен 49 мең тонна сенаж, 9,5 мең тонна печән, 64 мең тонна силос кирәк. Бүген кырларда үләнле азык әзерләү эше тулы куәткә бара. Эш кичке сәгатьләрдә дә, хәтта төнлә дә дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов билгеләп үтүенчә, бүген төп көч сенаж салуга юнәлтелгән. Район буенча 13,4 мең тонна сенаж әзерләнгән. Сенаж салу белән беррәттән яфраказык һәм печән туплау да бара. Һава торышы бу эшләрне тулы көченә алып барырга мөмкинлек бирә. Печән бүгенгә 10 мең тонна җыелган, шуларга өстәп 48 тонна яфраказык тупланган. Аграрийлар алдына күпьеллык үләннәрнең беренче катын 1 июльгә чабып бетерү бурычы куелган иде. Район хуҗалыклары бу бурычны үтәде. Кайбер басуларда гына чабылган үләннең кипкәнен көтәсе һәм җыеп аласы калып бара.
«Р-Агро» предприятиесендә дә эш тукталып тормый. Без хуҗалыкның катнаш культуралар басуында. Алар биредә 120 гектар мәйданны били. Монда сенаж хәзерләү бара.
Үләнне «Макдон» чапкычы белән Нәзир Хөснетдинов чаба. Әлеге механизатор хуҗалыкта тугызынчы елын эшли. «Ягуар» комбайны белән үләннәрне Рәфил Шәйхелмәрданов турап бара. Егеткә 22 яшь кенә, шулай да хуҗалыкта өченче сезонын эшли инде.
– Азык әзерләү оешкан төстә бара, конвейер берөзлексез эшләп тора, азык запасы көн саен сизелерлек тулылана, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. – Безгә алдагы кышлатуга 1,5 мең тонна печән, 5 мең тонна сенаж һәм 8 мең тонна силос кирәк. Бүген 1,5 тонна сенаж салынды, 900 тонна печән әзерләнде.
Комбайннарның югары җитештерүчәнлеге «КАМАЗ» шоферларының оешкан төстә эшләүләреннән дә тора. Анатолий Романов, Александр Лобач, Юрий Абызов, Илшат Аширов, Алексей Хөсәинов машиналары басудан траншеяларга бертуктаусыз йөреп торалар. Аларның кайберләре көнгә 10ар рейс ясарга өлгерә. Яшел массаны тыгызлау Александр Ивашкин һәм Александр Пономаревка йөкләнгән, аларның бу эштә тәҗрибәсе зур.
– Безнең механизаторлар тәҗрибәле, вакытның кадерен беләләр. Иртәнге 5тә эшкә керешәләр, кичке тугызга кадәр эшлиләр. Сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышының әйбәт торуыннан файдаланып калырга тырышалар, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Әзерләнә торган сенажның сыйфатын яхшырту өчен хуҗалыкта махсус әчеткечләр кулланалар, алар консервацияләнә торган азыкны тизрәк өлгертәләр. Әчеткечне «Ягуар» комбайны аша кертәләр. Тагын бер бурыч – яшь бозауларга бәйләмле печән һәм терлекләргә витаминлы яфраказык әзерләү. Бүген бу төр азык 12 тонна тупланган. Алар рәт-рәт булып торак эчендә эленеп тора, күләгәдә кибә. Бәйләмле печән һәм яфраказык әзерләү белән җәй көне вакытлыча эшкә урнашкан 11 укучы һәм 7 эшче хатын-кыз шөгыльләнә. «Район авыл советлары хезмәткәрләре дә булышырга килә. Бүгенге көндә Круглое Поле, Новотроицкое, Бәтке, Мусабай Завод җирлекләре ярдәмен күрсәтте», – ди Ришат Хатыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев