26 май 2017 яңалыклары
-
Җимешле как рулеты
Ике җәймә алма яки чия кагы алырга. Эчлек өчен: 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге, 300 әр г төшсез караҗимеш, күрәгә, йөзем, 200 г атланмай, 1 банка куертылган сөт. Барысын бергә иттарткычтан чыгарырга, май һәм куертылган сөт белән болгатырга. Как җәймәләренә эчлекне ягарга, төрергә. Как рулетын кокос вагында тәгәрәтеп алырга һәм...
-
Тукай районы Яңа поселогында зират өмәсе узды
- Шатлыгыбызны барлык район халкы белән уртаклашасыбыз килде. Шушы көннәрдә генә Яңа поселогының татар зиратында зур өмә уздырдык. Ир-атлар зират территориясен, тирә-ягын чистартуда булышсалар, хатын-кызлар әйләндереп алынган койманы буяуда зур активлык күрсәттеләр. Бу әһәмиятле эшне оештыручы Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗяновка, барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткереп, кылган изгелекләре үзләренә...
-
Тукай районы Иске Җирекле авылында гади генә материаллардан матурлык ясыйлар
Ике Җирекле авылының күпфункцияле үзәгендә «Боекма, елмаеп яшә» дип исемләнгән иҗат клубы оешты. Шушы көннәрдә түгәрәккә йөрүче балалар һәм яшүсмерләр үз куллары белән кул астындагы гади генә материаллар кулланып, тәкыяләр үрделәр, дип хәбәр итә «Дуслык» күпфункцияле үзәге директоры Гөлназ Зарипова.
-
Өйдә йогырт ясау
Кирәк: 2 л сыер сөте, 400 г кибет йогырты (бернәрсә кушылмаганы булса яхшырак). Сөтне кайнатырга куярга, кайнап чыккач сүндерергә һәм әзрәк суытырга. Җылымса вакытта сөткә кибет йогырты салып болгатырга, шуннан соң оеганчы ук шешәләргә тутырып куярга була яисә кәстрүлдә оетырга. Йогырт бик тәмле һәм файдалы, ясап карагыз, дуслар!
-
Тукай районында зона семинар-киңәшмәсе узды
Семинар Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков рәислегендә узды Бүген Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Көнчыгыш зонага керүче Тукай, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Әгерҗе, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы,Баулы, Бөгелмә районнары бүлекләре башлыклары өчен «Терлек азыгы җыючы...
-
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Әлхамдулилләхи раббил галәмин. Вәл гакыйбәтү лиль муттәкын. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мухаммәдин вә галә әлихи вә сахбихи әҗмәгын. Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез с.г.в.нең рух шәрифенә дип әйткән салават шәрифләребез булса иде. Мөхтәрәм җәмәгать әл мөслимин, кешеләрнең кылган гамәл вә гыйбәдәтләре бертигез түгелдер. Кайбер кешеләр бер...
-
Новотроицкоеда кызлар тасмаларына туры китереп, кызыл бантиклар таккан иде
Роберт Гыйниятуллин, Максим Соколов, Рамил Хәсәнов, Татьяна Титинечко, Диләрә Треногина өчен бераз моңсу да бүген - туган йортларына әверелгән мәктәпләреннән, һәрвакыт ярдәм кулын сузган, икенче әти-әниләренә әйләнгән укытучыларыннан аерылалар. Күңелле дә - гомер юлларындагы башлангыч сынауны уңышлы үтеп, мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерләнәләр. Тугызынчы сыйныф укучылары арасыннан да...
-
Рамазан аена намаз вакытлары
Май, июнь Сәхәр тәмам Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә Икенде Ахшам (авыз ачу) Ястү Кыйбла 27.05.2017 00:59 01:29 02:59 11:27 12:00 17:06 19:56 21:26 12:17 28.05.2017 00:58 01:28 02:58 11:27 12:00 17:07 19:57 21:27 12:17 29.05.2017 00:57 01:27 02:57 11:27 12.00 17:08 19:59 21:29 12:17 30.05.2017 00:56 01:26 02:56...
-
«Казан ипподромы» ярминкәгә чакыра
Халыкара ат-спорткомплексында халык куллануы товарлары ярминкәсе ачыла. Балага - яңа куртка, әти-әниләргә - җәйге аяк киеме кирәкме, бер уңайдан интерьерда нәрсәдер яңартырга телисез, ә дачада җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары утыртырга вакыт җиттеме. Ниндидер тәмле әйбер ашыйсыгыз, яки нәрсәгә булса да өйрәнәсегез киләме. Мондый күп кырлы теләкләр белән күпләр очрашкандыр, әлбәттә,...
-
«АГРОКӨЧ» холдингы быел зәйтүн тормасына кадәр чәчте
Агрохолдинг чәчүлек җирләрен узган елдан 36 мең гектарга арттырды. Басуларда барлыгы 220 мең гектар мәйданга бөртекле культуралар чәчелде. Бу сезонда 25 мең гектарга бодай, 30 мең гектарга шикәр чөгендере, 25,2 мең гектарга арпа орлыгы керде. Көнбагыш мәйданнарын агрохолдинг ике тапкырга арттырды. Узган ел бу күрсәткеч 5 мең гектар булса, быел...