26 май 2015 яңалыклары
-
Яшь тукайлыларны республика ифтарында ярдәм итәргә чакыралар
Күркәм традициягә әверелгән "Болгар җыены" һәм "Республика ифтары" быел да меңләгән дин кардәшләребез, милләттәшләребез, төрле-төрле илләрдән ерак араларны якын итеп килгән кунаклар катнашында узар дип көтелә. Быел Болгар җыены 14 июньдә, республикакүләм ифтар исә 26 июньдә үткәреләчәк. Ифтарда ятим, авыру балаларның да, өлкән яшьтәге әби-бабайларның да катнашуы һәм аларга күрсәтелгән...
-
Тукай районының “Гиндукуш” музее директорын мактау грамотасы белән бүләкләделәр
"Гиндукуш" патриотик музее Россиякүләм "Россиянең патроитларын үстерәбез" дип аталган бәйгедә катнашты. Бу чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Әлеге чара нәтиҗәләре буенча, яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, ватандашларыбыз геройлыгын пропагандалау, армия сафларында хезмәт итүгә әзерлек буенча эшне оештыруда зур өлеш керткәне өчен музей директоры Резедә Гарипова Мактау грамотасы белән бүләкләнде....
-
Ана капиталы белән, балага өч яшь тулганчы ук, торак кредиты буенча беренчел взнос түләргә мөмкин
Үз көченә кергән федераль закон буенча, ана капиталын, бу сертификатка хокук бирүче балага өч яшь тулганчы ук, торак кредиты яки займы буенча беренчел түләүгә файдаланырга мөмкин. Бу акчаны элек тэ торак кредитын түләүгә тотарга мөмкин иде, тик бу кагыйдә беренчел взноска кагылмый иде. Хәзер мондый чикләү юк. Моннан тыш, хәзерге...
-
Районның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра
25 майдан районда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабын тапшыру башланды. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаучы өч укучы ул көнне рус әдәбияты һәм география фәннәре буенча сайлап алынган имтиханнарын бирделәр. Иртәгә, 27 майда, тугызынчылар Круглое Поледа урнашкан имтихан бирү пунктында математикадан мәҗбүри сынау тапшыра. Анда тугызынчыны тәмамлаучы барлык 255 укучы да...