25 декабрь 2020 яңалыклары
-
«Тоннель» – Сарман юлында
28 декабрьдә район ЮХИДИ инспекторлары трасса ротасы хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Пенсионер һәлакәткә эләккән
22 декабрьдә төнге сәгать 2дә «Татарстан» совхозы поселогы – Ташкичү – Сарман юлында «Ока» автомобиле руле артына утырган 76 яшьлек пенсионер ир-ат тизлек режимын сакламау аркасында юл кырыена чыгып әйләнә.
-
Барыбызга да үз кеше
Әшнә – ул якын дус, иптәш, үз кеше. Куады халкы фельдшер Миләүшә Фәрдиеваны эшкә килгән беренче көнендә үк әшнәләр төркеменә кабул иткән. Егерме ел дәвамында Тукай районы халкына медицина хезмәте күрсәтү чорында Миләүшәгә әчесен дә, төчесен дә байтак татырга туры килсә дә, ул бары тик яхшысын гына искә алырга ярата.
-
Алдамакчы булганнар
23 декабрьдә исә Олы Шилнәдә «БМВ» һәм «ВАЗ-2114» автомобильләре юл-транспорт һәлакәтен үзләре «оештыралар».
-
Киләчәкне уйлап яшим
21 ел буе «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкләүче Риф Хәниф улы Имамовның тормыш девизы шундый. Бу предприятиене торгызу өчен гаять зур хезмәт куярга туры килде аңа. Бүген исә «Гигант» районда гына түгел, республикада да алдынгы хуҗалыкларның берсе. Үрнәк предприятиедә президент та, премьер-министр да күп мәртәбә булдылар. Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен Риф Имамов РФнең һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәренә лаек булды. 70 яшьлек юбилее уңаеннан без аның гомер юлына күз салдык, киләчәккә планнарын белештек.
-
Яңа автобуслар
Районга ике мәктәп автобусы кайтачак.
-
Нефтебазада – тарих йорты
Тукай районы архивы Нефтебаза поселогындагы яңа бинага күчте. Бинага капиталь ремонт «Муниципаль һәм ведомство архивларын төзекләндерү» республика программасы кысаларында ясалды. Объектны ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты.
-
Ярминкә чакыра
26 декабрьдә «Энергетик» мәдәният йорты каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк.
-
Президент янына бәйрәмгә
Бүген район мәктәпләрендә укучы 23 бала Казанга Президент чыршысына бара.