25 март 2015 яңалыклары
-
Алсу Җаббарова: «Безнең мәдәният хезмәткәрләре барысы да авыл тормышының үзәгендә кайный, эш өчен янып торалар»
Соңгы вакытта районның мәдәният өлкәсе уңай якка шактый үзгәрешләр кичерә. Монда тармак ветераннарының да, урта буын хезмәткәрләрнең дә, яшьләрнең һәм балаларның да өлеше зур. Мәдәни чараларга бар район күтәрелә, уртак концертлар, төрле конкурслар аларны берләштерә, коллективларны һәм аерым үзешчәннәрне берсеннән-берсе уздырып эшләргә этәрә. Нәтиҗәләр дә бар: районда гына түгел, республикада,...
-
Туберкулез белән авыручы тукайлыларның күпчелеге унсигез яшьтән өлкәнрәкләр
Соңгы елларда районда туберкулез белән чирләү очракларының артуы күзәтелми, дип белдерә Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белгеч-эксперты Рәйхана Марченко. 2013 елда да, 2014тә дә бу чир 9ар кешедә табылган. Исәптә торган 3 авыру узган ел үлгән. Бу авыру беренче тапкыр ачыкланучылар арасында үлүчеләр теркәлмәгән. Чирләүчеләрнең күпчелек өлешен, 62,5 процентын, 18-49 яшьлекләр тәшкил...
-
Райондашлар үзара салым акчасын җыярга ризалык бирде
22 мартта үзара салым буенча референдум, Яңа Бүләк җирлегеннән кала, барлык 22 авыл җирлегендә дә узды. Участок сайлау комиссияләре тавыш бирү нәтиҗәләре турында 42 беркетмә төзеде. Тукай районы территориаль сайлау комиссиясе исә референдумны узган, аның нәтиҗәләрен дөрес дип карар чыгарды. Якшәмбе көнне без дә берничә авыл җирлегендәге сайлау участокларына чыгып,...
-
Тукай районы Мусабай Завод авылыннан Хәмидуллиннар гаиләсе «Ел хәйриячесе – 2014» конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасында катнаша
Бүген районның Мусабай Завод авылында яшәүче Хәмидуллиннар гаиләсе Казанга «Ел хәйриячесе - 2014» конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасына китте. Алар белән бергә әлеге зур чарада район башлыгы Васил Хаҗиев та катнаша. Хәмидуллиннарның гаилә башлыгы Васил Заитович һәм аның хатыны Марина Назифовна тантанада «Тәрбиягә бала алган гаилә» номинациясендә бүләкләнәчәк. Кичәдә аларның...
-
Табигатьне саклау буенча үзләрен борчыган сорауларны тукайлылар прокурор урынбасарына бирә алалар
31 март көнне 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр район хакимиятенең 116 кабинетында Казан районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары В. Н. Попов райондашларны кабул итә. Тукайлылар аңа тирә-як мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану буенча үзләрен борчыган сорауларны бирә алалар. Кабул итүгә 71-27-57 телефоны буенча район прокуратурасына яки 70-36-50 телефоны буенча район...
-
Райондашларны Татьяна Воропаева кабул итә
27 мартта 11.00 сәгатьтән «Бердәм Россия» партиясенең Тукай районы җирле бүлеге җәмәгать кабул итү урынында (Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт) партиянең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна Воропаева райондашларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-16-35.
-
Сез – авылга рухи нур өстәүчеләр
Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Васил Хаҗиев мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау юллады. «Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Чөнки мәдәният өлкәсе - иҗат казаны, җыр-моң, шигърият сөючеләрне...