Якты юл
  • Рус Тат
  • Райондашлар үзара салым акчасын җыярга ризалык бирде

    22 мартта үзара салым буенча референдум, Яңа Бүләк җирлегеннән кала, барлык 22 авыл җирлегендә дә узды. Участок сайлау комиссияләре тавыш бирү нәтиҗәләре турында 42 беркетмә төзеде. Тукай районы территориаль сайлау комиссиясе исә референдумны узган, аның нәтиҗәләрен дөрес дип карар чыгарды. Якшәмбе көнне без дә берничә авыл җирлегендәге сайлау участокларына чыгып,...

    Сәмәкәй авылындагы сайлау участогына иртән-иртүк референдумга килүче булыр микән дип шикләнеп барган идек, бер дә юкка булган икән.

    - Авыл халкы иртәнге җиде тулып, сайлау участогы эшен башлап җибәргәч тә килә башлады. Өлкән яшьтәге гражданнар гына мондый чараларга бик җаваплы карый дип уйлый идек. Баксаң, авыл яшьләре дә шактый актив булып чыкты. Исемлек буенча барлыгы 336 кешенең тавыш бирүен көтәбез, - дип каршы алды безне 2659нчы сайлау участогы комиссиясе рәисе Роза Хәйруллина.

    Иң күңеллесе, кешеләр үзара салым буенча үткән әлеге референдумга бик теләп, яхшы кәефтә килә иде. Чөнки аның нәрсәгә кирәк булуын яхшы беләләр.

    - Үзара салым бик кирәк әйбер инде ул, кызым. Без аны элек тә түләдек. Авылыбыз өчен җыябыз бит, аны матур, төзек тотар өчен, - дип үз фикерен җиткерде 77 яшен тутыручы пенсионер Гөлчирә Нәҗметдинова.

    Үзара салым акчасы дигәннән, быел ул узган елгы күләмдә, кеше башына 100 сум тәшкил итә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II группа инвалидлар, студентлар өчен ташлама да бар. Алар ул үзара салымның яртысын гына түләячәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2013 елдан республика бюджеты хисабыннан җирле территорияләрнең үсеш проектларын өстәмә финанслау программасы (1 сумга өстәп 4 сум бирелә) эшли башлады. Әлеге программаның максаты - халыктан үзара салым җыю механизмын җайга салып, әлеге акчаларны үз җирлекләрендәге мәсьәләләрне хәл итүгә тоту. 2013 ел нәтиҗәләре буенча һәм узган 2014 елның беренче, икенче кварталында 20 райондагы 325 җирлектә җыелган үзара салым һәм республика бюджетыннан күчкән өстәмә акчаларның шактый өлеше юлларны төзекләндерүгә (34,1 процент) киткән. Барлык финансларның 19 проценты зиратларны төзекләндерү һәм карап торуга, 13,2се - урам яктыртуга, 12,3е чишмәләрне төзекләндерү, су үткәрү максатларына тотылган. Үзара салымны күмәкләшеп бөтен авыл халкы җыеп бирә алса, дәүләт шуңа күбрәк акча өсти. Димәк, авылны төзекләндерүгә, аның көнкүрешен яхшыртуга финанс мөмкинлекләре дә күпкә киңәя дигән сүз.

    «Татарстан» совхозы поселогындагы 2639нчы сайлау участогына килгән ирле-хатынлы Виктор һәм Лидия Атамановлар да моны яхшы аңлый.

    - Үзара салымның күләмен, аның нинди максатларга тотылуын хәл итә торган референдумга бөтен поселок халкы килсә, безнең үзебезгә үк яхшы. Республика ул акчаларның һәр сумына 4әр сум өстәгәч, бигрәк тә. Поселогыбыз зур безнең. Шуңа күрә төзекләндерәсе, матурлыйсы урыннары да, башкасы да җитәрлек. Без шуның һәммәсен аңлап, бик теләп тавыш бирергә килдек, - диде алар.

    Калмаш авылындагы сайлау участогында да халык бик актив булды. Сайлау участогына төрле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар күчмә тартмага бюллетень салу юлы белән өйдә дә тавыш бирә алдылар.

    Без килгәндә исә, сәгать иртәнге ун тирәсендә биредә исемлек буенча тавыш бирергә тиешле 1007 кешенең 102се килеп, үз фикерен белдергән иде инде.

    - Халыкның кәефе яхшы, үзара салым буенча каршы килүчеләр юк. Һәммәсе бу эшнең кирәк икәнен, авыл тормышы өчен мөһим булуын аңлый, теләктәшлек күрсәтә. Аннары референдум алдыннан халыкка җыеласы акчаның нинди максатларга җибәрелүе, үткән елдагысы нинди эшләргә тотылуы турында аңлатма кәгазьләре тараттык, - диде сайлау участогы комиссиясе рәисе вазифаларын башкаручы Ләйсән Кәрамова.

    Авыл кешеләренең кайсысына мөрәҗәгать итсәк тә, алар да әлеге гамәлнең бик урынлы булуын билгеләп, бу хакта уңай фикерләрен җиткерделәр.

    - Ничек кирәк булмасын ди инде! Әлбәттә, кирәк. Авыл советы урам юлларын төзәтергә, авылны яшелләндерергә, зиратны төзекләндерү, шуның ише эшкә акчаны каян җиткерсен. Үзебез тырышмасак, китереп бирмәсләр, - диде Калмаш авылында яшәүче Фәридә Мәүләвиева да.

    Үзара салым буенча референдум үткән көнне менә шундый сүзләр ишетергә туры килде безгә. Үзләренең авыллары, поселоклары тормышына битараф булмаган, аның үсеше, төзеклеге хакында уйлаучы район халкы өчен сөенеп кайттык.

    P. S. Һәр авыл җирлегендә үзара салым җыю өчен тавыш бирү нәтиҗәләре белән түбәндә китерелгән таблицадан таныша аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: