Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез – авылга рухи нур өстәүчеләр

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Васил Хаҗиев мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау юллады. «Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Чөнки мәдәният өлкәсе - иҗат казаны, җыр-моң, шигърият сөючеләрне...

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Васил Хаҗиев мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау юллады. «Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлап, иң изге теләкләремне юллыйм.

Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Чөнки мәдәният өлкәсе - иҗат казаны, җыр-моң, шигърият сөючеләрне янәшәсенә туплаучы көч. Биредә чын иҗат кешесе булмасаң, кешеләрне ярата, сәхнә мөнбәреннән аларның күңел кылларына тәэсир итәрлек сүзләр таба белмәсәң, әлеге һөнәрнең асылына төшенү, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләп булмый.

Әлеге бәйрәм - театр, китапханә, клуб, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре көне генә түгел, ул районыбыз биләмәсендә мәдәни-массакүләм чараларның күпсанлы тамашачылары, үзешчән сәнгатьтә катнашучы укучылар, авыл үзешчәннәренең уртак бәйрәме.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сез авыл мәдәният йортларын халык яратып йөри торган якты бер аралашу урынына әверелдерү өчен бар тырышлыгыгызны куясыз, үз эшегезне яратып башкарасыз. Авылга яктылык, нур таратучылар һәм әлеге юлда уңышларыгыз да байтак. Тарихи һәм мәдәни мирасны тулыландыручылар да, талантларны ачарга ярдәм итүчеләр дә, кешеләрне матурлык, илһам дөньясын күрә, тоемлый белергә өйрәтүчеләр дә сез. Сәхнә ветераннарыбыз янәшәсендә сәләтле яшьләребез үсеп килә - бу да сөенечле хәл.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан һәммәгезгә дә яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим», - диелгән әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев