24 май 2018 яңалыклары
-
«Сабан туе гүзәле»н сайлыйбыз
Сабан туе алдыннан Тукай районында һәр ел саен «Сабан туе гүзәле – 2018» бәйгесе оештырыла. Финалга узган 7 чибәркәй арасыннан газета укучылары үзләренең гүзәлен сайлаячак. Һәм 30 май көнне бәйгенең финалында «Якты юл» газетасыннан махсус бүләккә ия булачак.
-
Кешеләргә әйтер сүзе бар
Биш китап авторы, Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева бу көннәрдә авыл китапханәләрендә иҗат яратучылар белән очрашты. Әлеге чаралардан алган тәэсирләре белән авыллардагы хәбәрчеләребез газета укучылар белән дә уртаклашты. Күзкәйдәге очрашу хакында бик матур итеп Заһидә апа Нәбиуллина язып җибәргән, Мусабай Заводтан исә үз фикерләрен китапханә мөдире Гөлшат Салихова юллаган.
-
«Kazan Islamic Clothes 2018» мөселман киеме фестивале
.
-
Укытучылыкка түләүле уку булырга тиеш түгел – Айдар Кәлимуллин
“Укытучы булырга теләүчеләр, контроль кабул итү урыннарын арттыру бәрабәренә, укытучылыкка уку мөмкинлегенә ия булырга тиеш”, - ди ул.
-
Бабайлар әйткән : “Бүгенге көн җәйнең нинди булачагын билгели.Яңгыр булса, җәй дә яңгырлы килер”
ҺАВА ТОРЫШЫ
-
«Үзара салым җыя алмыйбыз», – дип борчылалар күпбалалы гаиләләр
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Татьяна Воропаева тукайлыларны кабул итте. Яңгыраган сорауларның берсе күпбалалы гаиләләргә бүленеп бирелгән җирләр белән бәйле иде. Сүз Әҗмәкәй авыл җирлегендәге «Подсолнухи» һәм «Приозерный» микрорайоннары турында барды.
-
Талпаннардан сакланыйк
Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була.
-
«Тукай районының атаклы шәхесләре» китабының өченче томы чыкты
Боерган авылында гаилә көненә багышлап үткәрелгән чарада җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева районның мөхтәрәм кешесе, күптән түгел арабыздан киткән Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшинның «Тукай районының атаклы шәхесләре» китабының өченче томын тәкъдир итте.