Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кешеләргә әйтер сүзе бар

Биш китап авторы, Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева бу көннәрдә авыл китапханәләрендә иҗат яратучылар белән очрашты. Әлеге чаралардан алган тәэсирләре белән авыллардагы хәбәрчеләребез газета укучылар белән дә уртаклашты. Күзкәйдәге очрашу хакында бик матур итеп Заһидә апа Нәбиуллина язып җибәргән, Мусабай Заводтан исә үз фикерләрен китапханә мөдире Гөлшат Салихова юллаган. 

Күзкәй китапханәсендә очрашуга Рәзинә Сәетгәрәева киләсен белгәч, сөенеп куйдым. Шигырьләре «Якты юл» газетасында басылгалап тора, мәктәпләрдә, китапханәләрдә шигырь сөючеләр белән очрашулары турындагы хәбәрләрне укып торам. Мине дә онытып бетерми – электрон почтама табадан яңа төшкән шигырьләрен җибәргәли. Яңа гасыр каналында Татарстанның халык артистлары Венера Ганиеваның, Зәйнәп Фәрхетдинованың Рәзинә язган җырларны (сүзләрен дә, көен дә үзе язган) башкаруларын ишетеп тә аның өчен сөенгән идем. Ниһаять, тынгысыз җан, ерак араларны якын итеп, безнең авылга килергә ниятләгән.
Рәзинә Сәетгәрәева белән танышуым күп еллар элек булды. «Якты юл» газетасында эшләгән чагым. Калын бер дәфтәр тулы шигырь күтәреп яшь, чибәр ханым килеп керде. Бик ачык йөзле, ничектер үзенә тартып тора. Бикләннән килүен әйтте, үзе бертуктаусыз сөйли, ә мин аның шигырьләре «арасына» кереп чумдым. Төрлесе – чиле-пешлеләре дә, саллы гына фикерле, кем әйтмешли, җырлап тора торганнары да бар. Еш кына бик күп теманы колачларга тырышкан, эчтәлеген ачып ук бетерә алмаган. Дөньямны онытып укыйм. Редакциягә эшкә мин үзем дә шигырь язып килеп кергән идем. Шигырь язу техникасы, шигърият дөньясы турында байтак сөйләштек ул көнне. Аннары газетаның битен тутырып, үзенең фотосын да куеп, шигырьләрен бастырып чыгардык. Шуннан башлап Рәзинә газета белән арасын өзмәде, хәбәрләр дә язгалады. Байтак еллар үткәч, газетага эшкә килде.
 Карап торам, теге еллардан соң каләме ярыйсы гына чарланган, осталыгы үскән, тематика баеган. Ул авыл кешеләренең характерын әйбәт белә, аларга гына хас үзенчәлекләрне оста итеп тотып ала һәм шигъри юлларга сала. Җылы сагыш белән өретелгән хикәяләре, парчалары да дөнья күрде. Бүген ул яскынып иҗат итә, үзен төрле жанрларда сыный, сәхнә әсәре дә язды, җырларына көйләр дә яза.
Күзкәй китапханәсенә йөрүчеләр менә шундый тынгысыз, туктаусыз эзләнүчән, иҗатта яна торган шагыйрә белән очраштылар. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова Рәзинә Сәетгәрәеваның иҗаты белән таныштырды:
– Шигырьләре хисләргә, кичерешләргә үтә бай. Әйтик, «Минем җаным ачык һәркемгә дә, җырларымда – күңел халәтем. Сөйсәм сөям соңгы сулышкача, канаганчы сабыр канатым...» дип хисләндерә дә, «Тизрәк үсәсем килә, җырчы буласым килә, «биек үкчәләр» киеп, тып-тып йөрисем килә» дип, сабыйга әйләнә дә куя. Рәзинә ханымның шигырьләре шуның белән кызыклы да. Аның кешеләргә әйтер сүзе күп, – диде Тәнзилә Ахуновна. 
 Очрашу өч сәгать дәвам итте. Рәзинә төрле темага язылган шигырьләрен укыды, бик моңлы аһәң белән яңа гына язылган җырларын җырлап күрсәтте. Аның күпкырлы талантына, энергиясенә, кешеләр белән аралашу осталыгына сокланып утырдык, иҗатында уңышлар, яңа үрләр яулавын теләдек, чөкелдәшеп-гөрләшеп чәй эчтек, дип яза Заһидә апа Нәбиуллина.
Күптән түгел Рәзинә Сәетгәрәева Мусабай Завод авылында да китап укучылар белән очрашты. Китапханәчеләр – Теләнче Тамактан Рамилә Сәгдиева, Иске Дөрештән Гөлфая Гыйльманова, урта мәктәп укучысы Зилә Гыймаева Рәзинә апаның шигырьләрен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыдылар. Шигырь уку белән беррәттән, кызыксындырган сорауларына да жаваплар алды алар. 
Рәзинә апа, үз чиратында, яңа гына язылган шигырьләрен укыды, моңлы тавышы белән үзе иҗат иткән җырларын бүләк итеп, китап укучыларны сөендерде. Рәзинә апаның бик кызыклы әңгәмәдәш булуына сокландык. үзенең иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләп, рәхәтләнеп көлдереп, кичәдә катнашучыларның күңелен яулады. Очрашуыбызны Рәзинә апаның иҗат җимеше – районыбыз гимны белән тәмамладык, ихлас очрашу истәлеге итеп, фотога төштек. Кичәдэ катнашучылар шагыйрәнең иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Рәзинә апаның туганы, Мусабай-Заводта яшәүче Кадрия Гыйләҗева үзе язган шигырьләрен укыды. 
Өч сәгать вакыт бер мизгел кебек кенә узып китте. Күңелләрне яулап алган, бик күп матур сыйфатларга ия булган якташыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Мусабай-Завод авылы китапханәсендә салынган дуслык күпере ныклы булыр дип ышанабыз. Рәзинә апа иҗат иткән җырларны авылыбыз талантлары башкаруында да ишетергә язсын, дип телибез, дип язган Гөлшат Салихова.

Фото Мусабай Завод авылы китапханәсеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Рәзинә Сәетгәрәева