Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үзара салым җыя алмыйбыз», – дип борчылалар күпбалалы гаиләләр

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Татьяна Воропаева тукайлыларны кабул итте. Яңгыраган сорауларның берсе күпбалалы гаиләләргә бүленеп бирелгән җирләр белән бәйле иде. Сүз Әҗмәкәй авыл җирлегендәге «Подсолнухи» һәм «Приозерный» микрорайоннары турында барды.

Күпбалалы ата-аналарның әйтүенчә, микрорайонда юллар юк. Бу мәсьәлә балаларны мәктәпкә, бакчага йөртүне, ашыгыч ярдәм, янгын машиналарының үтүен катлауландыра. Җир хуҗалары әлеге мәсьәләне хәл итүдә бер генә чишелеш күрәләр – бу үзара салым. Ләкин үзара салымны шушы җирлектә пропискасы булган кеше генә җыя ала. Җир хуҗалары монда теркәлмәгән, чөнки җирләре буш – өйләре төзелмәгән. Йомык түгәрәк килеп чыга. Җир хуҗаларының әйтүенчә, бу җирне сатам дисәң дә, бер кеше дә алмый, чөнки яшәү өчен биредә шартлар юк. Татьяна Воропаева әлеге сорауның үзен бик нык кызыксындыруын белдерде һәм контрольгә алды.
Депутат калган мөрәҗәгатьләрне дә язып алды, күтәрелгән сорауларның чыннан да бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым Тукай районы күпбалалы гаиләләр